Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы халкы Магнитогорск шәhәрендә булган фаҗига корбаннары өчен бөтен ил белән бергә кайгыра

Яңа елны каршыларга әзерләнгән көннәрдә Магнитогорск шәhәрендә булган коточкыч фаҗига хакында ишетеп тетрәндек. Ун катлы йортта шартлау булып,бик куп кеше зыян кургән. Әлегә 14 кешенең улуе раслануын әйтәләр, ә 35 кешенең язмышы хәзергәчә билгесез булып кала. Бу фаҗига уңаеннан буген Чиләбе өлкәсендә матәм көне игьлан ителде. Райондашларыбыз белән сөйләшкәндә дә hәркем әлеге hәлакәт уңаеннан чиксез хәсрәтләнуен әйтте.

Район благочинные Андрей ЗИНЬКОВ:          

-Бу бөтен ил өчен коточкыч хәсрәт.Бәйрәм алды сөенече белән яшәгән,әле татлы йокыда булган бер гаепсез кешеләрнең гомере өзелде.Куп фатирлы йортта көнкуреш газы шартлаган дип фаразлана. Интернетта фаҗиганең башка сәбәпләрен дә атыйлар. Ничек кенә булмасын,бик аяныч хәл, кешеләр кызганыч. Кичә без чиркәудә фаҗигадә корбан булучылар рухына панихида укыдык.                                

Ургәгар авылыннан укытучы Зилә САФИУЛЛИНА:             

 -Магнитогорскида булган фаҗигане йөрәк әрнуе,кайгы белән кабул иттем. hәлак булучылар бик кызганыч.Ә туганнарына нинди хәсрәт! Нигә соң безнең илдә бик еш шундый hәлакәтләр булып тора икән?! Нигә кеше узенең ,балаларының иртәгәсе көне өчен тыныч була алмый? Әле Әлмәттә дә бер гаилә газ белән агуланып улемнән калган,интернетта бар иде. Узебездә дә газ белән проблемалар чыкканы булды. Газ хезмәте эшчеләре кешеләрнең иминлеге мәсьәләләренә зуррак әhәмият бирсеннәр иде. Газ өчен,шулай ук техник карауларга аз акча туләмибез бит. Билгеле,газдан файдаланганда узебезгә дә саклык чараларын төгәл утәргә кирәк инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев