Әлки бала тудыру йортыннан бүген районның быелгы беренче нарасыен чыгардылар
Районның быелгы беренче сабые көттереп кенә туды. Ул район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 15 гыйнвар иртәсендә дөньяга аваз салды. Елның беренче нарасые – ир бала, ул 3170 грамм авырлык белән туган, буе 50 сантиметр. Әнисе белән бәләкәчне хастаханәдән тантаналы төстә чыгардылар. Бәхетле әти-әнине тәбрикләргә район башлыгы Александр Никошин да килгән иде.