Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе берлектә халыкны кабул итәчәк
11 февральдә 12.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе берлектә халыкны кабул итәчәк.