Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаделлексез киловатт

Электр энергиясен урлауга каршы көрәш “Челтәр компаниясе” ААҖ Чистай электр челтәрләре кулланучыларын ышанычлы һәм сыйфатлы энергия белән тәэмин итүнең мөһим бер шарты булып тора.

Кулланучылар шуны аңласын иде, энергияне урлау аркасында югалтулар беренче чиратта аларның үзләренә зыян сала. Электр челтәренә счетчиктан тыш күп энергия ала торган җиһазларны тоташтыру линиягә нагрузканы арттыра, трансформаторларга көч килүгә, электр чыбыкларының кызуына (алар мондый өстәмә нагрузкага исәпләнмәгән) һәм ахыр чиктә электр челтәрендә көчәнешнең кимүенә китерә. Нәкъ менә шуңа сезнең суыткычларыгыз һәм телевизорларыгыз сафтан чыга. Электр чыбыклары кызу аркасында изоляция сафтан чыга, ә бу эчке чыбыкта кыска ялганышка китерергә мөмкин. Бу инде өйдә ут чыгу, янгын булу белән яный.

 

 

Урлама, алдаганнан күбрәк түләргә туры килер

Энергетиклар күптәннән инде электр энергиясен урлаучылар белән актив көрәш алып баралар. Әйтергә кирәк, электр энергиясен намуссыз төстә файдалану – җинаять җаваплылыгы белән яный торган гамәл. Бу хакта РФ Җинаятьләр кодексының 165 нче “Алдау яисә ышанычны усалларча файдалану юлы белән милеккә зыян китерү” маддәсендә әйтелә. Икмәк урлыйсыңмы әллә электр энергиясенме – асылы бер үк.

 

Электр энергиясе угрысын ачыклауның 100 дә 1 ысулы

Хәзер Әлки район электр бүлү челтәрләрендә электр энергиясе балансын исәпләүнең яңа системасы кертелде. Аның асылы шунда, счетчиклар ТПга керү урынында да, шулай ук аннан китә торган электрүткәргеч линияләрдә дә урнаштырыла. Линия башындагы счетчиклар күрсәткечләрен кулланучылар счетчикларыннан җыелган күрсәткечләр суммасы белән гади генә чагыштырып карау да электр энергиясен урлау очракларының булу я булмавын ачык күрсәтә. Әгәр күрсәткечләр төрле булса, әлеге районга безнең бригада китә. Контроль приборлары инде урнаштырылды, филиалда хәзер намуссыз кулланучыларны ачыкларга һәм аларга карата чара күрергә мөмкинлек бирә торган бу системаны үстерү белән шөгыльләнәләр.

 

Сез моны белергә тиеш

Эшләү процессында элементлары әкренләп искерә, шуның аркасында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар күрсәтә башлый торган электр счетчиклары хакында да сөйләп узасы килә. Әнә шул сәбәпле һәр электр счетчигының үзенең эшләү срогы гына түгел, билгеле бер тикшерү интервалы да бар. Ул узганнан соң приборны төгәллеккә тикшерү зарур. “Үлчәмнәрнең бердәмлеген тәэмин итү турында  “Федераль закон (№102) нигезендә, тикшерелгән исәп приборларын гына файдаланырга мөмкин. Электр счетчигы – аның иясенең милке, шуңа күрә приборны үзвакытында алыштыру да аның бурычы.

 

Кая мөрәҗәгать итәргә

Базарлы Матакның Юл урамы, 3 адресы буенча “Челтәр компаниясе” ААҖ кулланучылары белән эшләү пунктларының берсе урнашкан (эш вакыты: дүшәмбе-җомга 8.00-13.00). Аның эше кулланучыларны электр челтәрләренә тоташтыруны җиңеләйтүгә, кулланучыларны электр белән тәэмин итүгә кагылышлы бүтән мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Бу эшләр “бердәм тәрәзә” принцибы буенча башкарыла.

Шул ук максатларда “Челтәр компаниясе” ААҖ сайтында (www.gridcom-rt.ru) “Кулланучының шәхси кабинеты” булдырылган. Анда электр челтәренә технологик тоташтыруга заявка бирергә һәм әлеге заявка буенча ниләр эшләнүен күзәтеп барырга мөмкин.

8 800 2000 878 бушлай кайнар линия телефонына яисә 2-11-50, 2-03-28 шылтыратып, Сез үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә, шулай ук электр энергиясен урлау фактлары һәм кулланучыларны электр белән тәэмин итүне бозуның бүтән очраклары хакында хәбәр итә аласыз. Шул рәвешле Сез законның үтәлешен тәэмин итәргә һәм аварияләр чыгуны булдырмаска ярдәм итеп кенә калмыйсыз, ә бәлки кемнәрнеңдер гомерен дә коткарасыз.

 

Профессионалга гына ышан

Электр энергиясен исәпкә алу приборларын кую, аларга хезмәт күрсәтү һәм алыштыруга кагылышлы барлык эшләрне бу өлкәдә җитәрлек тәҗрибәсе булган югары квалификацияле белгечләр башкарырга тиеш. Шул ук вакытта контрольлек итүче оешмалар вәкилләре белән аңлашылмаучылык һәм конфликтлар килеп чыкмасын өчен пломбаларның бөтенлеген һәм алар янына үтү мөмкинлеген тәэмин итү зарур.

Айнур Шәйхетдинов,

Әлки район электр бүлү челтәрләре инженеры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев