Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” узган елгы эшенә йомгак ясады

Бүген “Татмедиа” АҖ филиалы –“Әлки хәбәрләре” район газетасы редакциясенең узган ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды.

Җыелышта чыгыш ясап, газетаның редакторы Азат Низамиев узган елгы уңышлар һәм проблемалар хакында сөйләде.

–2019 ел безнең өчен уңышлы булды. Филиалга яңа эш машинасы бирелде, хезмәт хаклары артты. Редакциянең салымнар, коммуналь түләүләр буенча бурычлары юк,–ди җитәкче.

Редакциянең тугыз кешелек коллективы узган ел газетаның 96 санын чыгарды. Журналистлар газетада район тормышын тулы яктыртырга, һәр хәбәр-яңалыкны укучыларга үзвакытында җиткерергә тырышалар. Бу ел да коллектив алдына зур һәм катлаулы бурычлар куя. Шуларның берсе – сайтта, социаль челтәрләрдә эшне активлаштыру.

Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Тимур Билялов катнашты. Ул редакциянең узган елгы хезмәтен уңай бәяләде. Җыелыш азагында Тимур Фәрит улы редакция шоферы Николай Еликовка һәм техничка Рәмзия Гатауллинага намуслы хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев