Әлки районы кызы Гөлшат Шәрәповага халык артисты исеме бирелде
Бүген, 20 декабрьдә Түбән Әлкидә туып үскән, хәзерге вакытта Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамблендә иҗатын дәвам иттерүче артист Гөлшат Шәрәпова республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан «Татарстан Республикасының халык артисты» дигән мәртәбәле исем алды.