23 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Әлки районында кышкы салкыннарда кыргый җәнлекләрне “сыйлыйлар”
Кышкы салкыннарда кыргый җәнлекләр, кошлар турында да кайгырту зарур. Урман-кырларга бүген калын кар катламы ятты. Җәнлекләргә, киек кошларга азык табу бик авыр. Алар артык энергия сарыф итмәскә, күп хәрәкәтләнмәскә тырышалар. Шуңа транспорт чаралары, аерым алганда, кар машиналары белән йөреп җәнлек-кошларны куркытмаска иде, ди Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең...
-
Әлки районында исерек йөртүче авария ясаган. ФОТО
Үткән якшәмбедә Базарлы Матак белән Карга арасындагы юлда ике машина бәрелешкән. Авариядә "ВАЗ" автомобиле хуҗасы гаепле. Исерек килеш руль артына утырган әлеге ир каршы хәрәкәт полосасына чыккан. Нәтиҗәдә ике кешегә табиб ярдәме кирәккән. Шуны да әйтергә кирәк: авария ясауда гаепле "батыр" моңарчы шулай исерек килеш машина йөрткәне өчен таныклыгыннан колак...
-
Әлки районында район үзәгендәге светофорны бәрдергән машина йөртүчесеннән зыян түләтеләчәк (ФОТО)
ЮХИДИ хезмәткәрләре үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 77 очрагын ачыклаганнар. 20 гыйнварда юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә Базарлы Матакта светофорга зыян салынган. Полиция хезмәткәрләре светофорны бәрдергән машина йөртүчене ачыклаганнар, ул административ җаваплылыкка тартылган. Китерелгән зыян гаепледән түләтеләчәк.
-
Әлки районының Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Елена Игнатьева – республика олимпиадасы призеры
Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Елена Игнатьева рус әдәбияты буенча республика олимпиадасы призеры булды. Еленаны олимпиадага укытучысы Ләйсән Хәсәнова әзерләде.
-
Әлки район хастаханәсе тудыру бүлегендә үткән атнада бер кыз дөньяга килде
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер кыз дөньяга килде. Ул гаиләдә беренче бала.
-
Әлки районы боксчылары – Бөтенроссия турниры призерлары
Менделеев шәһәрендә узган бокс буенча Бөтенроссия турнирында 2000-2010 елларда туган 226 үсмер катнашты. Безнең яшь боксчылар да югалып калмады бу ярышларда: икенче урынны Али Капуров, Закир Матчанов, Данил Закиров алдылар. Ә Кирилл Зинкин, Альфред Шәрапов һәм Инзир Камилов өченче урыннарга лаек булдылар.
-
Чуаш Кичүе авылында яшәүче әниебез Гайнетдинова Әминә Шәфикъ кызына бүген 75 яшь тула
Чуаш Кичүе авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Гайнетдинова Әминә Шәфикъ кызына 23 гыйнварда 75 яшь тула. Әнкәй, син бар гомереңне безгә багышладың, бөтен яратуыңны, назыңны биреп үстердең. Әле бүген дә безне кайгыртып яшисең. Кадерлебез! Сине олы гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы көннәрең дә бүгенгедәй якты, нурлы булсын. Аллаһы Тәгалә...