Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кышкы салкыннарда кыргый җәнлекләрне “сыйлыйлар”

Кышкы салкыннарда кыргый җәнлекләр, кошлар турында да кайгырту зарур. Урман-кырларга бүген калын кар катламы ятты. Җәнлекләргә, киек кошларга азык табу бик авыр. Алар артык энергия сарыф итмәскә, күп хәрәкәтләнмәскә тырышалар. Шуңа транспорт чаралары, аерым алганда, кар машиналары белән йөреп җәнлек-кошларны куркытмаска иде, ди Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең...

Кышкы салкыннарда кыргый җәнлекләр, кошлар турында да кайгырту зарур.

Урман-кырларга бүген калын кар катламы ятты. Җәнлекләргә, киек кошларга азык табу бик авыр. Алар артык энергия сарыф итмәскә, күп хәрәкәтләнмәскә тырышалар. Шуңа транспорт чаралары, аерым алганда, кар машиналары белән йөреп җәнлек-кошларны куркытмаска иде, ди Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов. Юлда йөрүче транспорт хуҗаларына да игътибарлы, сак булырга кирәк. Кыр тавыклары бу чорда чуерташ, гравий чүпләргә автомобиль юлына чыгучан булалар, алар машина астына эләкмәсен. Ни кызганыч, күптән түгел Түбән Кәчи тирәсендә юлда машина кабан дуңгызын таптаткан.

Бу авыр чорда җәнлекләргә ярдәм итү өчен аларга билгеле бер урыннарда азык салып тору оештырылган. Районның аучылык җәмгыятьләре быел көзеннән җәнлек-хайваннар өчен 100 тонна бөртек, 40 тоннадан артык ашлык калдыгы, 600 пардан артык яфрак себеркесе, 10 тонна печән, күп итеп тоз хәзерләгәннәр иде. Моның байтагы файдаланылган инде. Шулай ук кошларга салкын кышны чыгарга ярдәм итү, алар өчен җимлекләр ясап кую турында онытмаска иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев