Чуаш Кичүе авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Гайнетдинова Әминә Шәфикъ кызына 23 гыйнварда 75 яшь тула. Әнкәй, син бар гомереңне безгә багышладың, бөтен яратуыңны, назыңны биреп үстердең. Әле бүген дә безне кайгыртып яшисең.
Кадерлебез! Сине олы гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы көннәрең дә бүгенгедәй якты, нурлы булсын. Аллаһы Тәгалә...
Чуаш Кичүе авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Гайнетдинова Әминә Шәфикъ кызына 23 гыйнварда 75 яшь тула. Әнкәй, син бар гомереңне безгә багышладың, бөтен яратуыңны, назыңны биреп үстердең. Әле бүген дә безне кайгыртып яшисең.
Кадерлебез! Сине олы гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы көннәрең дә бүгенгедәй якты, нурлы булсын. Аллаһы Тәгалә сәламәтлегеңнән аермасын. Синең олы йөрәгең, сабыр холкың, ихласлыгың безгә һәрвакыт үрнәк. Без синең барлыгыңа куанып, акыллы киңәшләреңне тыңлап яшәвебез белән бәхетле. Картлыгың шатлык белән, имин үтсен. Тормышыбызга ямь өстәп, безне сөендереп озын-озак гомер кичер.
Озын гомер бирсен Ходай дибез,
Кояш бирсен сиңа яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Гадел дә син, мәрхәмәтле дә син,
Безгә синең белән бик рәхәт.
Әниебез, газизебез, барсы өчен сиңа
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Сине яратып балаларың Нурия-Рамил, Фәнис-Гөлфия, Рәфис-Алинә, Фәнис, Гөлсинә-Әлфир, оныкларың Физалия-Ринас, Дилүс, Әлфинә, Данис, Динар, Руслан, Данис.
Нет комментариев