28 март 2018 яңалыклары
-
Әлки районы халкы бөтен ил белән бергә Кемероводагы фаҗигадә һәлак булучылар өчен кайгыра
Илдә бүген матәм көне. Әлки районы халкы да Кемеревода булган коточкыч янгында гомерләре өзелгән кешеләр өчен кайгы кичерә, якыннарын югалтучыларның күтәргесез хәсрәтен ихластан уртаклаша. Район благочинные Андрей Зиньков әйтүенчә, районның барлык храмнарында бүген Кемеровадагы фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылганнар. Имам-мөхтәсиб Ирек Сәләхиев та мәчетләрдә янгында гомерләре өзелгәннәрне дога кылып...
-
Әлки районында узган ункөнлектә шәхси хуҗалыклардан 196 мең 549 килограмм сөт җыелды
Узган ункөнлектә районда шәхси хуҗалыклардан 196 мең 549 килограмм сөт җыелды. Бу узган елның шул чорындагыдан -3956 килограммга, ә үткән декада белән чагыштырганда 2766 килограммга күбрәк. Халыктан сөт җыю буенча Чуаш Кичүе авыл җирлеге алдынгылыкны били (20187 кг). Түбән Әлки (20225 кг), Ташбилге (14947 кг) һәм Иске Алпар (13816 кг)...
-
Әлки районының яшь көрәшчеләре Татарстан беренчелегеннән зур җиңүләр белән кайтты
Мамадыш шәһәрендә Татарстан беренчелегенә билбау көрәше бәйгесендә безнең яшь спортчылар зур җиңүләр яулап кайттылар.
-
Район социаль яклау бүлеге мөдире итеп Зарипов Замир Йосыф улы билгеләнде.
Ул моңа кадәр Алексеевк агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы директоры булып эшләде. Әлегә кадәр район социаль яклау бүлеге белән җитәкчелек иткән Альмира Ибәтова лаеклы ялга китүе сәбәпле вазыйфаларыннан азат ителде.
-
Бүген – матәм көне
Кемеровода коточкыч фаҗига сәбәпле, бүген матәм көне игълан ителде.
-
Әлки районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларын вакытында түләмәгән 50 кешегә карата суд карары нигезендә чаралар күрелгән
Руль артына утырдыңмы, тәртипле йөр, кагыйдәләрне тайпылышсыз үтә.