Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының яшь көрәшчеләре Татарстан беренчелегеннән зур җиңүләр белән кайтты

Мамадыш шәһәрендә Татарстан беренчелегенә билбау көрәше бәйгесендә безнең яшь спортчылар зур җиңүләр яулап кайттылар.

Ярышларда 2001-2003 елларда туган егетләр һәм кызлар көч сынашты. Республиканың барлык районнары командалары катнашкан бу масштаблы бәйгедә әлкилеләр уңышлы чыгыш ясады. Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин үз үлчәмендә чемпион булып калды. Алпардан Илнар Демидов һәм Иске Тахталыдан Никита Хәйруллин икенче урын алдылар. Алпардан Анар Масимов, Анино Салманнан Николай Захаров, Иске Салманнан Рәсим Шәрәфетдинов өченче булдылар. Яшь көрәшчеләребез тренерлар Рамис Вафин, Илмир Хәйруллин, Илдар Әхмәров кул астында шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев