Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы халкы бөтен ил белән бергә Кемероводагы фаҗигадә һәлак булучылар өчен кайгыра

Илдә бүген матәм көне. Әлки районы халкы да Кемеревода булган коточкыч янгында гомерләре өзелгән кешеләр өчен кайгы кичерә, якыннарын югалтучыларның күтәргесез хәсрәтен ихластан уртаклаша. Район благочинные Андрей Зиньков әйтүенчә, районның барлык храмнарында бүген Кемеровадагы фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылганнар. Имам-мөхтәсиб Ирек Сәләхиев та мәчетләрдә янгында гомерләре өзелгәннәрне дога кылып...

Илдә бүген матәм көне. Әлки районы халкы да Кемеревода булган коточкыч янгында гомерләре өзелгән кешеләр өчен кайгы кичерә, якыннарын югалтучыларның күтәргесез хәсрәтен ихластан уртаклаша.

Район благочинные Андрей Зиньков әйтүенчә, районның барлык храмнарында бүген Кемеровадагы фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылганнар. Имам-мөхтәсиб Ирек Сәләхиев та мәчетләрдә янгында гомерләре өзелгәннәрне дога кылып искә алулары хакында хәбәр итте.

Бүген кешеләрнең күңелендә дә, телендә дә - Кемеровода булган хәсрәтле вакыйгалар. Һәркем янгында һәлак булганнар өчен әрни, аларның якыннарына сабырлык, ныклык тели.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов халыкка кабат янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгын искәртә.

-Кемерово фаҗигасе безгә, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләренә дә таләпчәнлекне арттыру кирәклеген раслады. Якын арада район прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә районда кешеләр күп була торган урыннарда - спорт, мәдәният, сәүдә объектларында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшерәчәкбез. Әлеге биналарның янгын турында хәбәр итү чаралары, кешеләрне эвакуацияләү планы, янгын сүндерү җиһазлары белән тәэмин ителешенә зур әһәмият биреләчәк,-ди Радис Инсапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев