29 март 2018 яңалыклары
-
Әлки районында 1-2 апрельдә “Сугыш чоры хатлары” фотокүргәзмәсе эшләячәк
Район мәдәният йортында 1-2 апрельдә "Сугыш чоры хатлары" фотокүргәзмәсе эшләячәк.
-
Әлки районының Иске Салман һәм Түбән Әлки җирлекләрендә яшәүчеләргә республика мәгълүмати-консультатив төркемнәр белгечләре бушлай юридик ярдәм күрсәтте
Иске Салман һәм Түбән Әлки авыл җирлекләрендә үткән атнада республиканың төрле ведомстволары һәм оешмалары белгечләреннән торган мәгълүмати-консультатив төркемнәр эшләде.
-
Әлки районында 30 мартта Рәис Җәләлов истәлегенә өстәл теннисы турниры үткәрелә
30 мартта " Алинә" универсаль спорт залында Рәис Җәләлов истәлегенә өстәл теннисы буенча зур турнир үткәрелә. Укучылар арасында бәйгеләр сәгать 10 да, олылар арасында 18 сәгатьтә башлана. Ярышларны тамаша кылырга рәхим итегез!
-
Әлки районы эшмәкәре Альберт Шәйхетдинов “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде
Түбән Әлкидә эшкуарлык белән шөгыльләнүче Альберт Шәйхетдинов агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен "Хезмәттәге казанышлар өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Транспорт йөртүчеләр дә яктылык кайтаргыч жилетлар файдаланырга тиеш
Хәзер транспорт йөртүчеләр дә яктылык кайтаргыч жилетлар файдаланырга тиеш.