Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Иске Салман һәм Түбән Әлки җирлекләрендә яшәүчеләргә республика мәгълүмати-консультатив төркемнәр белгечләре бушлай юридик ярдәм күрсәтте

Иске Салман һәм Түбән Әлки авыл җирлекләрендә үткән атнада республиканың төрле ведомстволары һәм оешмалары белгечләреннән торган мәгълүмати-консультатив төркемнәр эшләде.

Алар авыл халкына һәртөрле хокукый мәсьәләләр буенча юридик ярдәм күрсәттеләр.

Үзеңнең хокукларыңны яклау, тормышта килеп туган теге яки бу четерекле мәсьәләләрне хәл итү өчен законнарны белеп эш итү зарур. Я булмаса хокукый мөнәсәбәтләрнең барлык нечкәлекләрен аңлаучы кешенең дөрес юнәлеш бирүе кирәк. Авылга килгән белгечләргә ярдәм сорап әнә шундый хәлгә таручылар мөрәҗәгать итте дә инде.

Әйтик, икенче төркем инвалид райондашыбыз авылда аның кебек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эш булмауга зарланды. Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәүче инспекторы Динә Фәтхуллина аңа туры килә торган эш урыны табарга ярдәм итәргә ышандырды. Инвалид бала тәрбияләүче әти кеше дәүләт программасы нигезендә гаиләгә фатир бирелергә тиешме дип кызыксынды. Аңа тиешле документларны җыеп социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр.

Ә бер ханым социаль ипотека кредитын түләү буенча авыр хәлдә калган. Аның проблемасын республика адвокатлар коллегиясе филиалы адвокаты Денис Филиппов тыңлады һәм мәсьәләне хәл итү юлларын аңлатты.

Пенсиягә кагылышлы сораулар белән килүчеләр дә байтак иде. Кемдер пенсиясе аз чыгуга зарлана, икенче берсе укытучыларның лаеклы ялга алданрак китү тәртибе белән кызыксына, тагын берәү авыру туганын караган өчен түләү алуда нинди документлар кирәк дип белешә… Аларның һәммәсенә Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов җавап бирде.

Әлки нотариаль округы нотариусы Лилия Казанбаевага исә ана капиталы средстволарын файдаланып сату-алу килешүләре төзү, якын кешеләренең үлеменнән соң мирас рәсмиләштерү кебек мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр шактый булды.

Кешеләрнең кайсы белән генә сөйләшмик, барысы да авыл халкына мондый юридик ярдәм чараларының кирәклеген, үзләренең гозерләрен тыңлаган һәм киңәшләрен биргән белгечләргә рәхмәтле булуларын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев