Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы эшмәкәре Альберт Шәйхетдинов “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде

Түбән Әлкидә эшкуарлык белән шөгыльләнүче Альберт Шәйхетдинов агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен "Хезмәттәге казанышлар өчен" медале белән бүләкләнде.

Альберт Шәйхетдиновка дәүләт бүләген март башында үткән VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында (съезд) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларның Түбән Әлкидәге зур базаларында машина һәм тракторлар ремонтлау, төзелеш материаллары җитештерү, көнбагыш мае сыгу цехлары бар. Аларның куәтле автомобильләре бөтен Россия буенча сөт һәм бүтән йөкләр ташый. Эшмәкәрләр район авылларында су кертү, юллар төзү һәм ремонтлау, төрле объектлар кору эшләрендә дә катнашалар, техника һәм материаллар белән булышалар.

Абыйлы-энеле Шәйхетдиновлар иганәчелек белән дә бик теләп, ихластан шөгыльләнәләр. Алар үзләре яшәгән Түбән Әлки авылындагы бик күп эш-мәшәкатьләрне үз өсләренә алалар. Апак, Чуаш Борнае авыл җирлекләренә һәм районның башка торак пунктларына да даими ярдәм итүләре хакында ишетеп торабыз.

Шәйхетдиновларның хосусый предприятиеләрендә 170 тән артык кеше үзенә хезмәт урыны тапты. Эшмәкәрләр әле дә җитештерү, хезмәт күрсәтү базаларын киңәйтә, үстерә баралар.

Исегезгә төшерәбез, эшмәкәрләр җыенында Дамир Шәйхетдиновка да Президент Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" мактаулы исеменең түштамгасын тапшырган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев