Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ана телен белгән бала югалмас

    Туган тел кеше өчен туган ил, ана кебек үк кадерле, газиз төшенчә. Тел балага әнисеннән бирелә, ул кешенең аңын формалаштыра. Туган тел безгә ата-бабаларыбыздан күчкән кыйммәтле мирас та. Һәм без аны күз карасы кебек саклап, киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлыбыз. Бүген, бик күп милли телләрнең югалуы куркынычы туган заманда, милләтнең төп...

    Әлбәттә, балага туган тел иң беренче чиратта гаиләдә сеңдерелә. Гаиләдә, аннан соң балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә туган телендә тәрбияләнгән бала ана телен инде онытмаячак, ди белгечләр.
    -Районыбызда 36 балалар бакчасы бар. Анда йөрүче сабыйларның 70 проценты үз ана телендә тәрбияләнә. 19 балалар бакчасында исә тәрбия бирү саф татар телендә алып барыла,-ди Фәүзия Бариевна.
    Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар телен, рус теле белән беррәттән, районның барлык мәктәпләрендә дә өйрәнәләр. Районыбызның 41 мәктәбендә бүген 2318 бала белем ала. Укучыларның милләтенә килсәк, балаларның 1409 ы - татарлар, 330 ы - урыслар, 457 се - чуашлар, 18 е -төрле бүтән милләт балалары. 104 укучы исә катнаш гаиләләрдә тәрбияләнә.
    Фәүзия Бариевна әйтүенчә, татар балаларының 52 проценты үз туган телендә укый. 17 мәктәптә белем һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла.
    Балаларның зур күпчелеге - 797 укучы - бүген район үзәгендәге урта мәктәптә һәм гимназиядә белем ала. Биредәге 543 татар баласының 142 се, ягъни 26 проценты туган телләрендә укый икән. Соңгы елларда бу сан артуга таба йөз тоткан (2008-2009 уку елында, әйтик, Базарлы Матакта татар балаларының 22 проценты гына ана телләрендә белем алган).
    Алдарак әйтелгәнчә, чуаш балалары сан ягыннан татарлардан соң икенче урында тора. Алар мәктәптә үз туган телләрен өйрәнәләрме соң?
    -Районның 7 мәктәбендә (болар күпчелекне чуаш телле балалар тәшкил итүче уку йортлары) этнокультура компонентлы укыту планы буенча белем бирелә,-дип сөйли Фәүзия Бариевна. -Чуаш балалары ана телләрен әнә шул нигездә өйрәнәләр. Аларда чуаш теле һәм татар теле дәресләре тигез күләмдә. Саннарга күчереп әйтсәк, чуаш балаларының 76 проценты, ягъни 347 се бүген мәктәптә ана телләрен укый-өйрәнә.
    Шунысы куанычлы, әти-әниләрнең күбесе баланың кечкенәдән туган телен өйрәнеп үсүенең, туган телдә белем алуының бала өчен файдага гына булуын яхшы аңлый. Туган тел башка телләрне өйрәнү өчен яхшы җирлек, нигез булып тора. Аннан соң, ана телендә тәрбияләнгән бала тәртиплерәк, әхлаклырак, туган җанлырак та була. Районыбыз мәктәпләрендә татарча укыган егет-кызлар үзләре теләгән уку йортларына кереп, күңелләре яткан белгечлек алып, җаваплы урыннарда эшләп торалар бит. Туган телне әйбәт белү яшь белгечләргә эшкә урнашканда да, карьера баскычыннан күтәрелгәндә дә ярдәм генә итә.
    Дөрес, соңгы елларда бердәм дәүләт имтиханнарын бары рус телендә генә тапшыру гамәлгә кертелгәч, милли мәктәпләрдә укучылар да, әти-әниләр дә тәмам хафага төшкәннәр иде. Инде татар мәктәпләрендә моңа да җайлашып киләләр, төгәл фәннәрне укыганда терминнарны ике телдә дә өйрәнә башлаганнар.
    -Татар мәктәпләренә бүген тагын бер яктан хәвеф яный,-дип борчылып сөйли Фәүзия Бариевна. -Бу - авылларда урта һәм төп мәктәпләрнең ябылу куркынычы. Моның төп сәбәбе - балалар санының бик нык кимүе. Былтыр, әйтик, Урта Әлки мәктәбе балаларның нык азаюы аркасында башлангычка әйләнде. Үргәгар, Карамалы, Югары Әлморза кебек татар мәктәпләрендә дә бүген укучылар саны өч дистә тирәсе генә. Мондый хәлдә мәктәпләрне саклап калу бик катлаулы.
    Демография проблемасы әнә шулай туган телдә белем бирү мәсьәләсенә дә китереп суга икән шул. Менә бу саннар районда демографиянең торышын бик ачык күрсәтә: 2000 елда район мәктәпләрендә 4143 бала укыган булса, бүген ул 2318 гә калган.
    Республикабызда соңгы елларда татар телен саклап калуга, кулланышка киңрәк кертүгә зур әһәмият бирелүен күреп-сизеп торабыз. Бу мәгариф өлкәсендә дә чагылыш таба.
    -Берничә ел элек мәктәп китапханәләренә бик күп татарча китаплар кайтарылган иде. Бу уку елында мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты кабинетлары өчен махсус 19 мультипроектор бирелде. Гомумән, мәгариф министрлыгы туган телдә укыту һәм тәрбияләү мәсьәләсенә игътибарны нык арттырды,-ди Фәүзия Бариевна да. Ул районда татар теле укытучыларының белем дәрәҗәсе, профессиональ әзерлеге яхшыра баруын да сөенеч белән билгеләп үтте. 56 туган тел укытучысының 49 ы югары белемле икән. Узган уку елында "Безнең иң яхшы укытучы" республика бәйгесендә 7 татар теле укытучысы грант откан. Ә аннан алда 6 укытучы әлеге дәрәҗәле бүләккә ия булган.

    Татар телен өйрәнергә, яхшырак белергә теләүчеләр өчен күптән түгел игътибарга лаек вакыйга булды. 1 февральдән татар теленә дистанцион өйрәтү юнәлешендәге "Ана теле" онлайн мәктәбе эшли башлады. Әлеге проект тулысынча 2014 елның 1 гыйнварына эшләнеп тапшырылачак. Әлеге проектның 9 дәрәҗәсен дә узган тел өйрәнүчеләр татар телен камил белүчеләр дип саналачак.
    htpp://anatele.ef.com адресы буенча урнашкан әлеге проектка инде 800 ләп кеше теркәлгән. Әлеге проект ярдәмендә татар телен милләттәшләребез генә түгел, башка халык вәкилләре дә рәхәтләнеп йөрәнә алачак. Моңа рус, инглиз версияләре мөмкинлек бирә. Күпләр "Ана теле" проектын Россия дөнья күләмендәге зур вакыйга дип атый.
    Хәзергә әлеге проект ярдәмендә республиканың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү бурычы куела.

    21 февральдә Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү турындагы карар 1999 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 нчы сессиясендә кабул ителә. Бу дата беренче чиратта югалып баручы телләрне саклауга юнәлдерелгән. Әлеге бурыч бик мөһим һәм актуаль, чөнки ел саен дөньяда якынча дистәдән артык тел юкка чыга.
    Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез хокуклы дип таныла. Телләрнең бит һәркайсы уникаль, һәрберсе халыкның тере мирасы билгесе, шуңа аларны саклауга бик җитди карау зарур.
    Белгечләр әйтүенчә, телнең сакланып калуы өчен бу телдә ким дигәндә 100 мең кешенең сөйләшүе кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: