Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бабам белән горурланам

    Барлык яшьтәшләрем кебек үк, мин дә сугышны белмим. Белмим һәм беләсем дә килми. Ә бит үлем турында уйламыйча, кояшны да, үлән һәм яфракларны да, якыннарын, балаларын да башка күрмәячәген белмичә яу кырларында һәлак булган солдатлар да ул сугышны белергә теләмәгән.

    Бабам Сабиров Гариф сабир улы Бөек ватан сугышына кадәр Татар Төгәлбәендә яшәгән: ул шунда дөньяга килгән, укыган, колхоз рәисе булып эшләгән. Бабам зур һәм көчле кеше булган, Сабан туйларында батыр кала булган. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, беренче көннәрдән үк фронтка киткән. Ул туган илен, хатынын, балаларын саклауны үзенең намус эше итеп санаган. Ләкин аңа туган авылына әйләнеп кайтырга, бәхетле гаилә тормышы белән яшәргә, балаларын үстерергә язмаган икән. Бабам илебез азатлыгы өчен сугышларда һәлак булган. Ә менә гомеренең соңгы минутлары ничек үткән, моны әбием күпкә соңрак белгән.
    1966 елда Ворошиловград өлкәсенең кызыл эзтабарлары әбием Минзифага хат җибәрәләр: Алар әбиемнең ире, ягъни минем бабамның кайда һәм ничек һәлак булуы турында мәгълүматлар эзләп табуларын хәбәр итәләр. Шуннан соң ике арада берничә ел хатла йөри, алар әлегә кадәр гаиләбездә саклана.
    14941 елның ноябрь башында безнең гаскәрләр дошманга каршы тора алмыйча чигенәләр. Кече сержант Сабиров һәм аның белән берничә кеше машинага утырып китәргә өлгермиләр, чөнки ул ватыла. Машинада пулемет, кораллар була. 5 ноябрь тирәләре төнендә алар Новоборовицы авылының иң читендәге бер өйгә керәләр. Анда 14 яшьлек улы Петя белән тол хатын Евдокия Давыдовна Зварская яши икән. Авыл комсомоллары солдатларга күрше йортларга урнашырга ярдәм итәләр. Бабам һәм аның иптәшләре кача-поса машиналарын ремонтлыйлар. Минем бабай Николай Петрович Шмытленко өендә яши (бу кеше сугыш вакытында исән кала). Ә немецлар бу авылдан бер ярым километрда гына, күрше авылда урнашалар. Шуңа күрә безнекеләр ягына чыгу мөмкинлеге булмый.
    Безнең солдатлар төнлә радио тыңлыйлар, Петя һәм аның дуслары ярдәмендә безнең гаскәрләр белән элемтәдә торалар.
    11-12 ноябрь тирәләрендә, бабам һәм аның дуслары яшерен киңәшмәгә җыегач, алар торган йортны немецлар камап ала һәм тиз арада тоткынлыкка төшерә. Бер лейтенант качып өлгерә, икенчесе чормадан торып соңгы патронына кадәр дошманга ата. Немецлар 7 кешене кулга алалар. Башта фашистлар тоткыннардан сорау алалар, аннары атап үтерәләр. Шул исәптән минем бабамны, тол хатын Евдокия Давыдовнаны да аталар, ә аның улы Петяны штыклар белән чәнчеп үтерәләр.
    Авыл халкы һәлак булганнарны күрше өй янындагы уртак кабергә күмә. Ә 1942 елның язында мәктәп йортындагы кабергә күчерәләр, сугыш беткәч исә туганнар каберенә күчереп күмәләр, кабер өстенә "Хәсрәтле ана" дигән һәйкәл төзеп куялар.
    Менә шундый батыр содат, чын кеше булган минем бабам. Аның белән чынлан торып горурланам. Үрнәк алырдай бабам булган бит. Бөек ваәан сугышында һәлак булганнар турында истәлекләрне без кадерләп сакларга тиеш. Чөнки алар турында хәтер - мәңгелек һәм изге.

    Теги: Война
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: