Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эчкерсез мактауга, олы рәхмәткә лаек алар

    …Туарга бер көн кала бала Ходайга мөрәҗәгать итә: -Мин бик куркам. Ул дөньяда нишләргә тиешлегемне бөтенләй белмим. -Мин сиңа Фәрештәмне бүләк итәрмен. Ул һәрчак янәшәңдә булыр, сине бөтен бәлалардан саклар,-ди Ходай. -Аның исеме ничек? -Анысы мөһим түгел. Син аңа барыбер әнием дип атаячаксың.

    Кыска гына, әмма мәгънәле һәм матур кыйса. Аны аңлатып тору кирәкми, чөнки барыбыз да белә: ана - сабые хакына утка-суга керергә, аны барлык күңелсезлекләрдән, каза-авырулардан сакларга әзер фидакарь җан ул. Бала табып үстергән, аны илгә лаеклы, игелекле кеше итеп тәрбияли алган ананы олылап нинди генә мәгънәле сүзләр тезсәк тә, аз булыр сыман.
    Җомга көнне район мәдәният йортында үткән бәйрәмдә дә әниләргә адресланган рәхмәтләр, мактаулар бик күп булды. Биредә Әниләр көненә багышланган бик матур кичә уздырылды. Оешма-учреждениеләр, авыл җирлекләре советлары җитә дә уңган, гаиләсендә дә фидакарь хатын-кызларын әлеге кичәгә бүләкләр әзерләп, җылы сүзләрен язып, үз вәкилләре итеп җибәргәннәр. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре эчтәлекле, тәэсирле программа әзерләгән иделәр. Кичәне матур итеп мәдәният йорты хезмәткәре Гөлия Яруллина һәм Чуаш Шәпкәсе мәдәният йорты директоры Василий Ермолаев алып бардылар.
    Чиккән чыбылдыклы бишек эленгән сәхнәгә әле генә Татарстан Президенты Указы белән "Ана даны" медаленә лаек булган биш бала анасы Ольга Родионова чакырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Альмира Ибәтова аңа шушы медаль белән истәлекле бүләк тапшырдылар. Аны һәм бәйрәм кичәсендә катнашучыларны котлап, Мария Андреевна барлык әниләргә матур теләкләрен җиткерде.
    Шуннан соң сәхнәгә бер-бер артлы төрле оешма-учреждениеләр вәкилләре күтәрелде. Беренче итеп үз сабыйларына ана булып кына калмыйча, гомерләрен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган укытучыларны чакырдылар зал түренә. Алар арасында Татар Борнае мәктәбе укытучысы, өч малай әнисе Гөлүсә Сәгыйрова, Базарлы Матактан шулай ук өч егет үстерүче Миләүшә Фәттахова, Юхмачыдан үзенең ике баласын үстергәч, тәрбиягә дүрт бала алган Ләйлә Рәхимҗанова, Чиябаштан Илүзә Әхмәтшина (дүрт баласының икесе - үзенеке), өч ятим балага әни булган Әлфирә Гарифуллина һәм башкалар бар иде. Аларга багышланган матур җыр, аларга әйтелгән җылы сүзләрдән соң алып баручы сәхнәгә өлкән буын вәкилләрен - дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда үсмер килеш хезмәт юлын башлаган, шуның өстенә бишәр-алтышар бала табып үстергән әбиләрне чакырды. Мәсәлән, Ташбилгедән Минзәлифә апа Зәйдуллина сугыш елларында олылар белән беррәттән колхозда эшләп, җир дә сукалашкан, ерак Спастан җилкәсенә салып орлык ташыган, баржа бушаткан... Ә тормышка чыккач, ире белән алты бала үстергәннәр. Бүген аның 19 оныгы һәм 23 оныкчыгы бар инде.
    Әниләргә багышланган җырлар, үзешчәннәр чыгышлары, бәйрәмдә катнашучылар турындагы кыска хикәяләр белән үрелеп барды әлеге кичә һәм һәркемгә ошады. Күренеп тора аны оештыручылар күңел җылыларын кызганмаганнар, һәрберебез тормышындагы иң кадерле кешегә, яклаучы фәрештәбез - әниләребезгә багышланган чараны тирән эчтәлекле итәргә тырышканнар. Тамашачылар рәхмәтләре - шуның дәлиле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: