Икенче урак башланды
Район игенчеләре көнбагыш урагына керештеләр. Бездә көнбагыш бөртек өчен 12 мең 600 гектарда игелде. Бүген шул мәйданның 1200 гектардан артыгыннан уңыш суктырып алынды. Бу планга карат 10 процент тәшкил итә.
Районда көнбагыш игү белән соңгы елларда шөгыльләнә башладык. Чөнки бу культура продукциясенә сорау һәрчак бар һәм сату бәясе дә ашлыкка караганда шактый югары. Дөрес, быелгы эссе җәйдә көнбагыш уңышы көтелгәннән шактый ким өлгерде. Бүген район буенча гектардан уртача 11,4 центнер уңыш чыгып бара. Көнбагыш уңышын җыюда "Көньяк Әлки" АПК егетләре аеруча өлгерлек күрсәтә.
Районыбыз хуҗалыкларында кукурузны силоска уру дәвам итә. Кукуруз яшел масса өчен "Кызыл Шәрык-Агро" отрядларында 12 мең 200 гектарда үстерелде. Шуның 6 мең 800 гектарыннан үсемлекләр җыеп алып базларга салынды.
Быел районда рапс үстерү мәйданнары да шактый арттырылган иде. Әлеге кыйммәтле культура узган ел 800 гектарда игелсә, быел ул 2000 гектарга җиткерелде. Шуның 1210 гектарыннан уңыш җыеп алынды.
Басуларда җирләрне көзге эшкәртү эшләре көннән-көн зуррак темп ала. Районда 61 мең гектар җирне эшкәртү планлаштырыла. Шуның 48 мең гектарында эш башкарылган. Бу планга карата 79 процент тәшкил итә. Җирләрне эшкәртү "Хузангай" кооперативында аеруча әйбәт оештырылган. Биредә сука, дискатор һәм киң культиваторлар эшкә җигелә. Хузангайлылар җир эшкәртүне тәүлек әйләнәсе алып баралар. Алар көзеннән бу эшне барысы 11мең 100 гектарда башкарырга тиешләр. Алдагы берничә көндә биредә барлык мәйданнарда җир эшкәртү төгәлләнәчәк.
Район механизаторлары, белгечләре алдына 25 сентябрьгә җир эшкәртү эшләрен төгәлләү бурычы куела.
Машина-трактор паркларында да эш кызу бүген. Басу эшләреннән бушаган техниканы чистартып, майлап, тиешле узелларын салдырып кышкы саклауга кую бара. Шулай ук механизаторларыбыз тагылма агрегатларны ремонтлау эшенә дә керештеләр. Хәзергә тырмалар ремонтлана.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 13:45Әлки районы укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр Район укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр.7000
-
18 май 2022 - 07:54Әлки районында авылларның Хәтер китабы төзелә Хәзерге вакытта Россия авыллары һәм муниципаль берәмлекләренең электрон Хәтер китапларын төзү буенча эш алып барыла.8200
-
17 май 2022 - 14:53Коронавирус инфекциясе яңадан баш күтәрә башлаган Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада һәр көнне йөздән артык кешедә ковид табалар. Бу атнада безнең районда да көн аралаш 1-2 кешенең вируслы чир йоктыруы теркәлде.16800
-
17 май 2022 - 14:33Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде14200
-
17 май 2022 - 08:24Әлки районы укучылары Нурлаттан призлы урыннар алып кайтты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Нурлат районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Габдулла Кариев исемендәге II республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе уздырды.17200
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
27 март 2022 - 18:12Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга Казанда мемориаль такта ачылды
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккәнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.44000
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.23300
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз”Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.40300
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккән Гадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.44000
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган 15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.23300
-
17 май 2022 - 08:24Әлки районы укучылары Нурлаттан призлы урыннар алып кайтты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Нурлат районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Габдулла Кариев исемендәге II республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе уздырды.17200
-
17 май 2022 - 14:53Коронавирус инфекциясе яңадан баш күтәрә башлаган Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада һәр көнне йөздән артык кешедә ковид табалар. Бу атнада безнең районда да көн аралаш 1-2 кешенең вируслы чир йоктыруы теркәлде.16800
-
17 май 2022 - 14:33Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде14200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика