Яңа Баллыкүлдә – карантин
Котыру авыруы табылу сәбәпле, Яңа Баллыкүл авылында карантин игълан ителде. Бу хакта республика мәгълүмат чаралары да хәбәр итте.
Әлеге авылда котыру чире каян килеп чыккан, карантин вакытында анда нинди чаралар күрелә - болар хакында безгә район ветеринария берләшмәсе баш табибы урынбасары Фердинанд Мәхмүтов сөйләп бирде:
-Яңа Баллыкүл авылында Тәлгать Хафизов хуҗалыгының бәрәңге бакчасында йорт эте белән төлке сугыша башлый. Тавышка хуҗа кеше чыга һәм сәнәк белән төлкене яралый, аннан безгә- ветеринария берләшмәсенә хәбәр итә. Без кичекмәстән урынга барып, төлкене алып киттек. Ә эт йогышлы чир таратмасын өчен юк ителде. Төлкенең анализлары республика ветеринария лабораториясенә җибәрелде, анда җәнлекнең котыру чирле булуы расланды. Шунлыктан Яңа Баллыкүл авылында ике айга карантин игълан ителде.
Карантин башлангач без котырган төлке чир таратырга мөмкин булган урыннарда дезинфекция үткәрдек, йорт хайваннарына вакцина ясадык, төлке үтеп кергән шәхси хуҗалык күзәтү астына алынды. Ике ай дәвамында авылга терлек кертү һәм терлек чыгару тыелды.
Йорт хайваннарының һәм кешеләрнең авыру төлке белән контактта булмаганлыгы ачыкланды.
Мондый очраклар районда булгалап тора. Әйтик, узган ел шундый өч очрак күзәтелсә, 2010 елда биш факт теркәлгән иде.
Котыру чирен күпчелек очракта авылларга кыргый җәнлекләр алып килә. Йортыгызга төлке үтеп кергән булса, этнең яки хайваннарның үзләрен сәер тотуын сизсәгез, шунда ук авыл җирлеге советына яисә район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез. Безнең телефон: 20-2-45. Шуны онытмагыз: котыру - бик куркыныч авыру. Ул кешеләргә дә йога һәм дәвалауга авыр бирелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 08:51Әлки егетләре армиягә китте Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш буенча егетләрнең беренче төркемен армиягә озаттылар.7100
-
24 май 2022 - 08:47Әлки районы көрәшчеләре призлы урыннар алдылар 4-6 майда Алабуга шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбаулы көрәш буенча республика беренчелеге ярышлары үткәрелде.7700
-
22 май 2022 - 10:4623 майдан 5 июньгә кадәрӘлки районында “Игътибар – балалар!” дигән операция үткәрелә 23 майдан 5 июньгә кадәр юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның гарипләнүен булдырмау һәм кисәтү максатында “Игътибар – балалар!” дигән операция үткәрелә.20200
-
21 май 2022 - 10:47Әлки район мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2022” фестиваленең гала-концерты булды Район мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2022” балалар һәм яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты булды.19400
-
21 май 2022 - 09:44Газета хезмәткәрләре Рафик Шәйхетдиновны олы хөрмәт белән искә ала “Әлки хәбәрләре” район газетасы тарихында үткен каләмле, үз хезмәтләренең чын осталары булган шәхесләр тирән эз калдырды.24000
-
19 май 2022 - 14:13Чуаш Кичүе мәктәбенең волейбол командасы “Мәктәп волейбол лигасы”нда өченче урын алды
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
24 май 2022 - 08:54Россия мөселманнарын берләштерде Болгар җыеныИдел буе Болгар илендә ислам динен рәсми төстә кабул итүнең 1100 еллыгын Татарстан зурлап билгеләп үтте.9200
-
20 май 2022 - 07:43Рабигә Фәтхетдинова: «Буем кыска булганга, урман кистерми иделәр»Барлык документларга кул куелган, вак-төяк әйберләр җыелган, дуслары белән дә хушлашып өлгерде инде. Барысы да әйбәт кебек. Тик менә Суслонгердан китәргә җыенып йөргәндә күргән төше генә егеткә тынгы бирми...43500
-
19 май 2022 - 15:40Әлки районында Сабантуе 11 июньдә үткәреләчәкХалкыбызның яратып һәм көтеп алган бәйрәме Сабантуй быел 11 июньдә, шимбә көнне үткәреләчәк.35100
-
21 май 2022 - 09:44Газета хезмәткәрләре Рафик Шәйхетдиновны олы хөрмәт белән искә ала “Әлки хәбәрләре” район газетасы тарихында үткен каләмле, үз хезмәтләренең чын осталары булган шәхесләр тирән эз калдырды.24000
-
22 май 2022 - 10:4623 майдан 5 июньгә кадәрӘлки районында “Игътибар – балалар!” дигән операция үткәрелә 23 майдан 5 июньгә кадәр юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның гарипләнүен булдырмау һәм кисәтү максатында “Игътибар – балалар!” дигән операция үткәрелә.20200
-
21 май 2022 - 10:47Әлки район мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2022” фестиваленең гала-концерты булды Район мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2022” балалар һәм яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты булды.19400
-
24 май 2022 - 08:54Россия мөселманнарын берләштерде Болгар җыены Идел буе Болгар илендә ислам динен рәсми төстә кабул итүнең 1100 еллыгын Татарстан зурлап билгеләп үтте.9200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика