Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Көр, сәламәт маллар үстерәләр

    "Кызыл Шәрык" агрохолдингының Әлморза симертү мәйданчыгында 1622 баш терлек асрыйлар, шуның 150 башы үгезләр. Әлеге фермага 7-12 айлык бозаулар китерелә. Алар 380 килограмм авырлыкка җиткәнче үстерелә һәм каплатыла. Буаз таналар агрохолдингның терлекчелек комплексларына озатыла.

    Фермада бөтен җирдә дә төзеклек, чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә. Ишегалдында утыртылган чәчәкләр дә, көз җитүгә карамастан, матур булып үсеп, күңелгә сөенеч биреп торалар. Терлекче ханымнарның да үз эшләрен яратып башкарулары сизелеп тора. Ашарга биргәндә дә малларны сыйпап уза алар. Шунысы да куандыра: 500 метр озынлыктагы ферма бинасында терлекче хезмәтен җиңеләйтү өчен мөмкин булганның барын да эшләгәннәр, әйбәт шартлар тудырганнар. Әйтик, биредә тиресне транспортер түгел, ә трактор белән чистарталар.
    Яшь малларны карау, тәрбияләп үстерү гаять авыр, четерекле хезмәт ул. Монда терлек-туарны яратучы кешеләр генә эшли аладыр. Гөлия Завьялова, Гөлзия Гәрәева, Фәнүзә Габделбәрова һәм башка терлекчеләр чыннан да үз эшләренең осталары.
    Симертү мәйданчыгында 6 терлекче, мал табибы, хисапчы, 2 каравылчы бердәм тату коллектив булып эшлиләр. Җитәкчеләре Әмир Садриев белгечлеге буенча зоотехник. Моңа кадәр Борискинода инженер булып эшләгән ул. 2011 елда ферма мөдире булып килергә тәкъдим ясагач, икеләнмичә ризалык биргән.
    -Бездә хезмәт куючы уңганнарны аерып мактап та булмый. Һәр кеше үзенә йөкләнгән хезмәтне белеп, тырышып башкара,-ди Әмир Бари улы.
    -Эшебез булганга сөенеп йөрибез без, өйдә ятсаң берәү дә китереп бирми бит. Хезмәт хакы хисабына үткән айда берәр бозау алдык, әле яңа уңыш ашлыгы да бирәбез дип ышандырдылар. Хезмәт хакын соңлабрак алабыз анысы. Кулга 10-12 мең сум төшә, без бик канәгать. Хәзер без биредә бер гаилә кебек. Бердәм эшләгәч ару-талу да сизелми. Җитәкчебездән дә уңдык,-ди терлекчеләр.
    Әмир Бариевич әйтүенчә, хезмәт хакы малларның тәүлеклек артымына карап түләнә. Яшь таналарда уртача көнлек артым хәзер 700-750 грамм тәшкил итә, 850 граммга җиткән чаклар да була, диләр.
    Учетчы Резидә Таҗиеваның да эше бик җаваплы. Ул малларның авырлыгын үлчәп кенә калмый, көнлек рационны, сводканы төзи, барлык исәп-хисапны алып бара.
    Көнлек рацион белән кызыксынабыз. Бер көндә малларга 36,5 тонна кукуруз массасы, 4 тонна салам, 2130 кило катнаш азык, 74 кило тоз, 67 кило акбур, 1 тонна печән ашатыла икән. Боларга әле минималь өстәмәләр дә кушыла.
    -Өч ел эшлибез, терлек азыгына кытлык кичергәнебез юк,-ди ферма мөдире.-Печән, салам гел алларында. Катнаш азыкка, тозга, акбурга, өстәмәләргә беткән саен заявка гына бирәбез, икенче көнне үк китереп җиткерәләр. Кышлату өчен малларга 5500 тонна сенаж, 5700 тонна силос, 780 тонна салам, 300 тонна печән хәзерләдек. Хәзер силос базының икенчесен тутырабыз.
    Малларның сакланышын тәэмин итү көнүзәк мәсьәлә биредә. Ветеринар Рамилә Нотфуллина көн саен диярлек бозауларны, таналарны вакцинацияләү белән шөгыльләнә. Малларга бик игътибарлы ул. Әле анализга кан ала, әле мөгезләрен кисә. Авырмыйлармы, үз-үзләрен тотышында үзгәрешләр юкмы - гел күзәтеп кенә тора.
    Симертү мәйданчыгы коллективы алдында көр терлекләр үстерү, савым сыерларының нәселен яңарту, көтүне тулыландыру кебек җитди бурычлар тора. Мөмкинлекләрне тулы файдаланып, әлеге бурычларны җиренә җиткереп үтәү өчен бөтен көчләрен куеп эшлиләр биредә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: