Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Комбайннар парады уздырылды

    Авыл хуҗалыгы формированиеләре алда торган урып-җыю эшләренә әзерме? Бөртек суктыру комбайннары тиешенчә ремонтланганмы? Эшне оештыруга кагылышлы башка таләпләр ничек үтәлә? 9 июл ьдә хуҗалыкларның урып-җыюда катнашачак техникасы тикшерелде, бер уңайдан әлеге сорауларга җавап та бирелде.

    Авыл хуҗалыгы елының иң җаваплы чоры якынлаша - басуларда игеннәр өлгерә. Тиздән - урак. Әмма быелгы урак аеруча мул уңыш белән сөендерә алмас ахры. Озакка сузылган кызу көннәр, явым-төшемнәрнең атналар буе булмый торуы чәчүлек мәйданнарны бөтенләй корытып, уҗым культураларының күкрәп үсүен туктатты. Нәтиҗәдә югары уңыш вәгъдә итми кырларыбыз. Димәк, һәр өлгергән башакның, һәр бөртекнең кыйммәте аеруча югары булачак. Өлгергән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу - һәркемгә аңлаешлы мөһим бурыч.
    Ә моның өчен комбайннарның әзерлеге тиешенчә булуы зарур. 9 июльдә районга республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Шәүкәт Сөнгатов килде. Ул район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә хуҗалыкларда булды. Шулай итеп, бу көнне махсус комиссия бөртек суктыру комбайннарының әзерлеген, Гостехнадзордан рөхсәт кәгазе булу-булмауны, янгын сүндерү җайланмасы, медицина ярдәме күрсәтү өчен аптечкасы, комбайнчының махсус эш киеме белән тәэмин ителешен, гомумән алганда, әзерлекне 16 пункт буенча тикшерде. Комиссия көн дәвамында "Кызыл Шәрык-Агро" отрядларында, "Яшь көч", "Хузангай" кооперативларында булды. Һәркайда Шәүкәт Сөнгатов комбайнчылар белән сөйләште.
    -Егетләр, сезнең алда бик зур бурыч тора. Республика ихтыяҗларын каплау өчен безгә 4 млн. тонна бөртек кирәк. Язгы чәчүне төгәлләгәндә, быел 5 млн. тонна бөртек җыеп алырбыз дип өметләнгән идек. Күреп торасыз, бу өметләр акланмый. Менә ничә ел инде корылык сыный безне. Үткән елда республика басуларыннан алынган уңыш 3,1 млн. тонна тәшкил итте, быел исә 2 млн тонна булыр микән, дип шикләнәбез. Шуңа күрә сезгә зур өмет баглыйбыз,-диде ул.
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Әсхәт Сәгъдиевның да сүзе бар иде механизаторларга. Ул беренче чиратта исән-имин эшләүләрен теләде, куркынычсызлык техникасы таләпләрен төгәл үтәргә чакырды.
    Инде комиссиянең ул көнге төп эшенә кире кайтыйк. Кайсы гына хуҗалыкка барсак та, бөтен җирдә комбайннарны ремонтлыйлар, тиздән башланачак җаваплы чорга әзерлиләр. Безнең районда 90 комбайн булып, алар урак өстендә ышанычлы эшләргә, ватылып, теңкәгә тимәскә тиеш бит.
    "Көнчыгыш Әлки" филиалы үз комбайннарын Яңа Чаллы авылы янындагы мәйданчыкка тезгән. Күрсәтелгән 6 комбайн да эшкә керешергә әзер. Моның шулай икәнен комиссия әгъзалары үзләре ачыклады: комбайнны брезент "келәмгә" урнаштырып, аның аша орлык, салам үткәреп карадылар - герметиклык әйбәт, бөртек коелмый! Дөрес, вак кимчелекләр табылды, аларны тиз арада бетерергә куштылар. Гомуми бәя исә уңай булды.
    "Көньяк Әлки" филиалының "Юхмачы" отрядында комбайннарны матур итеп тезеп куйганнар. Механизаторлар да махсус киемнән. Комиссия күз белән күреп кенә түгел, комбайннарны эшләтеп тә карады.
    "Яшь көч" җәмгыятендәге 3 "Дон 1500" комбайннарының шактый искергән булуы күренә. Хуҗалык җитәкчесе Фәнис Хәмитов та бу фикер белән килеште.
    -Әйе, техника искерде. Алдыбызда 800 гектар мәйданда бөртеклеләрне урып-җыю бурычы тора. Быел уракны ерып чыгарбыз, дип уйлыйбыз. Киләсе елда яңа комбайн алырга кирәклеге бәхәссез. Бәлки, әле дәүләт ярдәм итәр,-дип куйды ул. Министр урынбасары, аңа җавап итеп, шушы максатларга хөкүмәт тарафыннан 2 миллиард сум акча бүлеп биреләсен әйтте һәм комбайнга заявка бирергә киңәш итте.
    "Хузангай" кооперативының алдагы уракка әйбәтләп әзерләнгән булуы күренә. Хуҗалыктагы 31 комбайн, теземнәргә салучы 7 "МакДон" ремонтланып, җайлап, әзерлек сызыгына куелган. Кооператив җитәкчесе Евгений Чугунов шулай ук эш барышында куркынычсызлык кагыйдәләренең төгәл үтәлергә тиешлеген ассызыклады. Уңышны югалтуларсыз җыеп алучыларга бик яхшылап премияләр түләнәсен дә әйтте ул. Хезмәткә түләү гектар исәбеннән түгел, суктырылган ашлык күләменнән чыгып башкарылачак, димәк, һәр комбайнчы 100 мең сумгача акча эшли алачак, диде Евгений Чугунов, һәм болай дип өстәде:
    -Безнең механизаторлар техниканы яхшы белә, шуңа күрә җитди ватылулар булмас, дип ышанабыз.
    Өметләре зурдан хузангайлыларның: быелгы корылыклы елда алар уҗым культураларыннан 28-30 ар центнер, ә сабан культураларыннан 15 әр центнер уңыш җыеп алырга исәплиләр.
    Район игенчеләре урак чорында 47 мең 800 гектардан артык мәйданда урып-җыю эшләрен башкарып чыгарга тиешләр. Шушы җаваплы бурычны үтәү өчен техниканың да ышанычлы булуы зарур. Бүген бу мәсьәлә игенчеләр һәм белгечләрнең игътибар үзәгендә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: