Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы ветераннары сугыш еллары хатирәләрен янарта

    Халкыбыз олы бәйрәмгә - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына әзерләнә. 1945 елның 9 мае - дөньядагы иң канкойгыч һәм дәһшәтле сугышка нокта куйган көн. Бу Җиңү җиңел генә килмәде. Ул бик зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Бөек Җиңү көнен якынайту хакына көчен дә, сәламәтлеген дә аямаган ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя...

    Халкыбыз олы бәйрәмгә - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына әзерләнә. 1945 елның 9 мае - дөньядагы иң канкойгыч һәм дәһшәтле сугышка нокта куйган көн. Бу Җиңү җиңел генә килмәде. Ул бик зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Бөек Җиңү көнен якынайту хакына көчен дә, сәламәтлеген дә аямаган ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя бара. Күп нәрсә онытыла, әмма сугыш китергән михнәтләр, Җиңү көне шатлыгы аларның күңеленнән беркайчан җуелмас. Бүген ветераннарыбыз әлеге хатирәләрен яңарта.

    Разия Гатауллина, Бөек Ватан сугышы ветераны, Югары Әлморза авылы:

    -1943 елда урак өстендә килде миңа повестка. Сугышка чыгып киткәндә 20 яшемдә идем. Башта Казанда дүрт ай сугыш һөнәренә өйрәттеләр. Аннан Украинада, Белоруссиядә зенитчылар батареясенда хезмәт иттем. Тимер юлларны төзекләндерүдә дә эшләдем. Һәлак булган сугышчыларның мәетләрен җыештырып күмәргә дә туры килде. Фронтның алгы сызыгыннан 50 чакрымда гына идек. Караңгы төшү белән дошман самолетлары бомбага тота. Без, зенитчылар, үзебезнең гаскәрләрне әнә шул фашист карчыгаларыннан сакладык.

    Польшадагы зур булмаган бер шәһәр янында тора идек. 9 май иртәсендә шатлыклы хәбәр килде: сугыш беткән! Андагы шатлыклы галәмәтне күрсәгез! Сугышчылар винтовкалардан һавага ата, пилоткаларын өскә чөяләр. Без бер-беребез белән кочаклашабыз, котлашабыз. Ә кич белән үзенә күрә бәйрәм табыны әзерләп мәҗлес үткәрдек. Инде тиздән туган якка кайтырбыз, якыннарыбыз белән күрешербез, дисәк тә, әле биш айдан соң гына демобилизацияләндек. Безгә ачысын да, төчесен дә татырга туры килде инде, ниләр генә күрмәдек. Әмма, шөкер, бу матур тормышта һаман яшим әле, инде 94 нче яшь белән барам. Җитәкчеләребезгә, хөкүмәтебезгә рәхмәтем зур. Без ветераннарны бик кайгырталар, хөрмәтлиләр. Ил башлыклары бүтән сугыш булдырмас өчен бөтенесен дә эшләсеннәр иде.

    Нурәхмәт Хәмитов, тыл хезмәтчәне, Әхмәт авылы:

    -Илебезгә Гитлер гаскәрләре басып кергәндә мин 13 яшьлек малай идем. Сугышның беренче көннәрендә үк авылыбыздан берьюлы 10 ир-егетне фронтка алдылар. Аларны озатырга бөтен авыл халкы җыелды. Колхоз конторасы янында митинг сыман нәрсә булды. Сугышка китүче ирләр кызмача, берсенең шул митингта: "Кайгырмагыз, туганнар, авылдашлар, без ул немец дигән ләгънәтнең тиз арада башына җитәрбез. Аларны менә шушылай тончыктырып, атна-ун көннән кире кайтып җитәрбез",-дип башындагы фуражкасын аяк астына салып таптаганы һаман истә. Фашист армиясенең нинди куркыныч, зур көч булуын, сугышның дүрт елга сузыласын кем белсен ул чакта. Әлеге беренче киткән ун авылдашның берсе дә әйләнеп кайтмады, барысына да "похоронка"лар килде… Минем дүрт бертуган абыем алынды фронтка. Гәрәй абый сугыш кырында ятып калды. Зариф абый 1944 елда контузия алып кайтты. Нургазиз абый 1943 елда бер аягын калдырып кайтты фронттан. Ә Заһит абыем сугышка алынган җиреннән сигез ел хәрби хезмәттә булды.

    Эшкә яраклы бөтен ир-ат диярлек фронтка китте. Ә басуда уңыш өлгергән. Без, үсмер малайлар, картлар, хатын-кызлар колхоздагы бөтен эшне җигелеп тарттык. Үгез, ат җигеп сука сукаладык, чәчү чәчтек, көлтә ташыдык. Әле бит ни ашарга, ни кияргә юк. Әмма беркем дә зарланмады. Көнне төнгә ялгап эшләдек, фашистларны җиңик дип тырыштык.

    Һич онытасым юк: язның кояшлы бер көнендә атлар дворыннан эштән кайтып киләм. Басу капкасыннан кергәндә берәү каршыга йөгереп килә. "Сугыш беткән! Без җиңдек!" дип сулышлары кабып кычкыра. Бөтен авыл урамга чыкты. Шатлыкның чиге юк иде. Хатын-кызларның күбесе үксеп-үксеп елады. Бик күп авылдашлар сугышта башын салды шул. Ул көннән соң менә 71 ел узды. Без дә инде олыгайдык. Теләгем бер генә: без кичергәннәрне яшь буынга беркайчан күрергә язмасын иде.

    Клавдия Смирнова, тыл хезмәтчәне, Иске Тахтала авылы:

    -1941 елда әтине сугышка алгач без әнигә биш бала калдык. Мин 11 яшьтә, иң олысы идем. Авылдагы ир-атлар фронтка китеп бетте. Безнең әниләр басудан, фермадан кайтып керми эшләделәр. Ачлык бигрәк үзәккә үтте. Сугыш елларында ипи күрмәдек диярлек. Язын кырда кар астыннан чыккан башактан, черек бәрәңгедән, алабутадан пешергән көлчә дә кече телгә дә йокмый иде. Ачлыктанмы, авыруданмы өч яшьлек энем үлеп китте. Ярый әле бәрәңге мул була, сыерыбыз бар иде. Шулар безне ач үлемнән саклап калгандыр инде. Хәер, сыерның сөте май ясап дәүләткә салым тапшырудан әллә ни артмый да иде. Тора-бара мин дә әни белән колхоз эшенә йөри башладым. Үземә яраклы кечкенә чаллы әмәлләп бирделәр, әни чабарга өйрәтте. Олылар белән бергә колхоз терлекләре өчен көне буе печән чабабыз, ә эш көненнән соң чокыр буйларыннан үз сыерыбызга печән җыя идек. Бер елны яз башында Колчуринога чәчүлек орлыкка баруыбыз һич онытылмый. Җәяү барып, шунда кунып, икенче көнне чаналар белән орлык тартып кайттык. Кайтканда йөк белән тауга менәсе, үзебез хәлсез, талчыгудан берара күзләребез күрмәде хәтта. Тумбада урман кисәргә дә туры килде. Шактый вакыт ындыр табагында үлчәүче булып эшләдем.

    Михнәтле сугыш елларының иң шатлыклы вакыйгасы җиңү турындагы хәбәр булгандыр, мөгаен. Авыл советы каршындагы баганада тәлинкәле радио куелган иде. Сугыш бетү хакында шуннан хәбәр иткәннәр икән. Халыкның авыл советына таба йөгерүен күреп, без дә әни белән урамга чыктык. Шатлыклы хәбәрне ишеткәч, бүтәннәр белән бергә авыл үзәгенә чаптык. Ә анда халык җырлый, бии, кочаклаша, үбешә. "Сугыш бетте, инде ирләребез дә кайтыр!"-сөенешә берәүләр. Ә икенчеләр фронтта һәлак булган якыннарының исемнәрен такмаклап кычкырып елыйлар. Безнең әтинең энесе Александр да сугышта ятып калды. Ә әтиебез Семен, шөкер, контузияле булса да, фронттан әйләнеп кайтты. Ул Курск дугасында сугышкан. "Миңа Кызыл Йолдыз ордены тапшырырга тиешләр", -дип әйтә иде. Ни кызганыч, сугышчан бүләген үзе кабул итә алмады. Әти 1985 елда вафат булды. Шуннан озак та үтмәстән аңа аталган Кызыл Йолдыз ордены кайтты, аны әнигә тапшырдылар. Хәзер бу олы бүләк әтинең оныгында саклана. 9 Май - безнең өчен иң олы, иң газиз бәйрәм. Рәхмәт, безнең хезмәтләрне онытмыйлар, Җиңү көнендә зурлап тәбриклиләр. Мин озын гомер юлы үттем һәм шуңа инандым: бу тормышта иң кадерлесе - тынычлык.

    Люция Низамиева язып алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: