Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында механизаторлар арасында иң югары хезмәт хакын хузангайлылар ала

    Биш-ун елдан район басуларында кем эшләр? Механизаторларның уртача яше бик югары, күбесе пенсия чорына җитеп килә. Районда хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар, гаилә фермалары җитәкчеләре белән язгы кыр эшләре мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә сүз әнә шул җитди проблема турында да барды. Киңәшмә эше белән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Район авыл хуҗалыгы...

    Биш-ун елдан район басуларында кем эшләр? Механизаторларның уртача яше бик югары, күбесе пенсия чорына җитеп килә. Районда хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар, гаилә фермалары җитәкчеләре белән язгы кыр эшләре мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә сүз әнә шул җитди проблема турында да барды. Киңәшмә эше белән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе киңәшмәдә катнашучы җитәкче һәм белгечләргә быелгы язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы турында тулы мәгълүмат бирде. Идарә җитәкчесе Роберт Гадиев, саннар һәм күрсәткечләрне зур экранда яктыртып, кырчылыкта һәм терлекчелектәге былтыргы хезмәткә нәтиҗәләр ясады. Һәр тармакта башкарылган эшкә анализ бирелде.

    "КШ-Агро" 2013 елда үзенең 74.4 мең гектар җиреннән район авыл хуҗалыгындагы барлык керемнең 87.6 процентын алып торса, 2015 елда инде 83 процентына гына ия булган. Ә "Хузангай" исә киресенчә - үзләренең 15,8 мең гектар сөрү җирләреннән 2013 елда барлык бу керемнең 8,2 процентын алсалар, 2015 елда инде авыл хуҗалыгындагы тулаем керемнең 12 процентка якыны аларныкы булды. Өч ел эчендә "Хузангай"да үсеш 50 процентка якын тәшкил иткән. Роберт Гадиев моны хузангайлыларның терлекчелек белән шөгыльләнә башлаулары һәм кырчылыкта күбрәк керемле культуралар үстерүгә күчүләре белән бәйле дип бәяләде.

    Билгеле, авыл җирендә эшне оештыруда күп нәрсә хезмәт хакына бәйле. Механизатор да, терлекче дә акчаны үзенең башкарган хезмәтенә карап аласын белеп торырга тиеш. Иң мөһиме, эш хакы аның тир түгеп куйган хезмәтенә туры килерлек булсын иде. Бу яктан без әле бик мактана алмыйбыз. Дөрес, хезмәт хакы иң элек алынган керемнән чыгып билгеләнә.

    Былтыр районда авыл хуҗалыгыннан 260 миллион сумнан артык керем алынган. Уртача айлык хезмәт хакы 15,1 мең сум тәшкил иткән. Хузангайлылар, 35,6 миллион сум керем алып, бер кешегә айга уртача 27,4 мең сумга кадәр эш хакы түләп барганнар. Ә менә "КШ-Агро"да хәл бөтенләй башка - биредә былтыр 194 миллион сумнан артык керем алсалар да, уртача хезмәт хакын бары 11,8 мең сум гына түли алганнар. Билгеле, компаниядә эш хакы түбән булуның җитди сәбәпләре бар. Алар банкларга бик зур күләмдәге кредит бурычларын түләп бара. Әмма "КШ-Агро"да аз хезмәт хакына эшләүчеләргә моннан бер дә җиңел түгел.

    Ә хезмәт хакының түбән булуы икенче бер проблеманы тудыра - эшче кадрлар җитми. Бигрәк тә язгы кыр эшләре, азык хәзерләү, урып-җыю вакытында механизаторларга ихтыяҗ зур була.

    Реклама

    Хәер, сезонлы эшләрдә монда да аз алып эшләмиләр. Чәчүдә, уракта батырып эшләгән механизаторлар, айлык хезмәт хакыннан тыш, зур-зур суммаларда өстәмә түләүләр дә алалар. "КШ-Агро"да башлыча чит илдә җитештерелгән трактор һәм комбайннар кулланыла. Механизаторга югары җитештерүчән һәм сыйфатлы эшләү өчен барлык шартлар тудырылган. Иң борчыганы шул - берничә елдан шул заманча техниканы йөгәнләргә эшче кадрлар калмавы бар. Яшьләр эшкә бик аз килә, ә булган тракторчылар пенсия яшенә җитеп бара.

    Киңәшмәдә җитәкчеләр, райондагы һөнәр училищесы (хәзер Алексеевск агрокөллиятенең Әлки филиалы) элегрәк хуҗалыкларны механизаторлар белән тәэмин итеп тора иде, хәзер анда белем алып чыгучылар авыл хуҗалыгына бөтенләй диярлек эшкә килми, дип тә ризасызлык белдерделәр. Һөнәр училищесы җитәкчесе Замир Зариповка сүз бирелде.

    -Быел … егет училищедан киң профильле механизатор белгечлеге алып чыкты,-ди Замир Йосыфович. - Шуларның 6 сы "КШ-Агро" отрядларына, "Хузангай"га тракторчы булып урнашырга теләк белдерде. Ә калганнары әлегә кая эшлиселәрен тәгаенләмәделәр. Без хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр белән бергәләп шул яшь механизаторларны җыеп сөйләшүләр оештырсак, аларга нинди эш, күпме хезмәт хакы тәкъдим ителүен, алга таба нинди өметле яңалыклар көтүен аңлатсак, авылда тракторга утыручылар күбрәк тә булыр иде.

    Киңәшмәдә быелгы язгы кыр эшләренә кадәр хәл итәсе башка мәсьәләләр дә каралды. Әйтик, техниканың сабан эшләренә әзерлеге буенча җитди сөйләшү булды. Районда 319 трактор исәпләнә. Бу бездәге эшкәртү җирләренә карата бик аз- таләп ителгәннең 34 проценты гына. Аларның да яртысы хезмәт итү срогын узганнар. Югары егәрлекле тракторлар саны 84 берәмлек булса, шуның да яртысы "картайган".

    Бөртек суктыру комбайннары белән дә шул ук хәл - 93 комбайнның яртысына якыны хезмәт итү срогын узган. Дөрес, аз булса да яңа техника паркка өстәлә тора. Механизаторларга күбрәк булганын ремонтлап кырга чыгарга туры килә. Бу җәһәттән куәтле тракторлар белән берникадәр хәл итәсе проблемалар калса да, булган техника башлыча төзекләндерелгән. Хәзер тагылма механизмнарны агрегатлаштыру бара.

    Киңәшмәдә ашлама ташу, ягулык-майлау материаллары белән запаслану мәсьәләләре дә тикшерелде. Шулай ук "КШ-Агро" филиаллары җитәкчеләре, "Хузангай" җәмгыяте баш белгечләре үзләрендә язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы белән таныштырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: