Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сабан туеның иң зур хөрмәте – хезмәт батырларына

    Кояшлы ямьле җәйнең таҗы, имин мул тормышыбызның якты бизәге булып Сабан туйлары килеп җитте. Сабан туе - татар халкының йөзек кашы, горурлыгы, борынгы һәм кадерле бәйрәме. Хәзер инде ул татарларның гына түгел, бик күп милләт кешеләренең яраткан бәйрәменә әверелде. Әлкилеләр дә һәр елны Сабан туен түземсезлек белән көтеп алалар, һәммәсе...

    Әлки Сабантуеның кабатланмас матурлыгы ул үтәсе урыннан ук башлана. Гаҗәеп гүзәл җирдә уза бит безнең район Сабан туе. Борынгы грек амфитеатры диярсең - хәтфәдәй яшел үлән белән капланган тип-тигез мәйдан бөтен яктан сөзәк тау белән әйләндереп алынган, итәгенә утырып ял итүчеләргә дә мәйдан уч төбендәгедәй күренә. Шунда гына урманы, елгасы. Сабантуй тәэсирләре белән уртаклашып кайтканда "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе Шәһит Гатауллин да:
    -Күпме районнарның Сабан туйларында булып, мондый матур урынны күргәнем юк,-дип торды.
    Табигать быел гомумән Сабан туен бәйрәм итүчеләргә хәерхаһлы булды: кояш та артыгын кыздырмады, җил дә булмады, берара мәйдан өстендә куерып торган болытлар да бик тиз таралды (болытлар димәктән, тыныч мул яңгырлар бик тә кирәк инде бүген басу-кырларыбызга да, бакчаларыбызга да).
    Киң күңелле, кунакчыл халкыбыз Сабан туйларына һәрчак күпләп туганнарын, дусларын, күрше авылларны чакырган. Быелгы Сабан туена да күп кунаклар кайткан иде. Һәр гаилә кабул иткәндер аларны. Ә бәйрәмнең югары кунаклары арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина, "Татарстан-яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, "Эфир" телекомпаниясе директоры Андрей Григорьев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, республика прокуроры Кафил Әмиров, "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ Директорлар советы рәисе Владимир Панков һәм башкалар бар иде.
    Сабан туен мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар катнашындагы җырлы-биюле тамаша ачып җибәрде. Аннары, соңгы еллардагы күркәм традиция буенча, район мөхтәсибе Ислам ага Шәйхетдинов, бәйрәмнең имин-күркәм узуын теләп, үзенең фатихасын бирде. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин әлкилеләрне һәм барлык кунакларны Сабан туе белән кайнар тәбрикләде:
    -Сабан туе - уңдырышлылык һәм муллык бәйрәме. Язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә торган бу бәйрәмдә игенче хезмәте хөрмәтләнә, халкыбызның хезмәт сөючәнлегенә, бай мәдәниятына дан җырлана. Быел районыбызда чәчү мәйданнары 88 мең гектар тәшкил итте. Игенчеләребез чәчү эшләрен яхшы сыйфатлы итеп башкардылар. Бердәм булып тишелеп чыккан ямь-яшел басулар мул уңышка өметләндерә,-диде Фердинат Мидхәтович.
    Изге теләкләрен әйтеп, бәйрәмгә җыелган халыкны Айрат Хәйруллин сәламләде. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның авыл хезмәтчәннәренә Сабантуй котлавын исә Валентина Липужина җиткерде.
    Сабантуй кунаклары арасында Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәре башлыгы Валерий Чумазин да бар иде.
    -Хөрмәтле әлкилеләр! Безнең шәһәрдә дә Сабан туе ел саен меңләгән кеше катнашында уза. Кунакчыллыгыгыз өчен ихлас рәхмәтләремне әйтеп, мин сезне бездә 16 июньдә узачак Сабан туена чакырам. Әйдәгез, шулай аралашып яшик, кунакка йөрешик! -диде ул чыгышында.
    Менә мәйданга авыл хуҗалыгы уңганнары чакырылды. Алар - Сабан туеның төп батырлары. Җирне маңгай тирләре белән дә сугарып, фидакарь хезмәт белән басуларда икмәк үстерүче, көнне төнгә ялгап фермаларда эшләүче игенче-механизаторларга, терлекчеләргә, савымчыларга хөрмәтнең дә, мактау һәм данның да, рәхмәтнең дә иң олысы бүген. Шушы тырыш һәм тыйнак эш батырлары табыныбызны икмәкле, итле-сөтле итә бит. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин алдынгыларга республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәт хатларын, Сабантуй бүләкләрен тапшырды. Мәйдан түрендә шулай ук һәр хуҗалыкның иң яхшы хезмәтчәннәре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, оешма-предприятиеләр алдынгылары бүләкләнде. 27 нче Җәйге Универсиадага багышланган спартакиадада актив катнашкан пенсионерлар, спорт ярышларында район данын яклаучы ветераннар һәм инвалидлар да Сабантуй түрендә хөрмәтләнде.
    Аннан соң мәйданга Чуаш Кичүе авылында яшәүче Андрей һәм Наталья Дормидонтовлар чакырылды. Бу гаиләдә биш бала үсә, тиздән алтынчысының дөньяга килүен көтәләр. Күп балалы гаиләгә кыйммәтле бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тапшырды. Районыбызның иң өлкән кешеләреннән берсе - Юхмачыда яшәүче 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Романовка тәгаенләнгән Сабантуй бүләге дә бар иде. Аны Владимир Павловичның оныгы кабул итеп алды.
    Инде мәйдан спорт ярышларына, Сабантуй уеннарына бирелде. Уен-бәйгеләрдә катнашучылар искиткеч күп булды. Көянтә-чиләк белән су ташу онытылмаган икән әле: ирләр дә, ханым һәм туташлар да бу ярышта гаҗәеп осталык күрсәттеләр. Чүлмәк ватарга, катык тулы савыттан тәңкә эзләргә, кул көрәштерергә, гер күтәрергә, аркан тартышырга чират торды халык. Биек шома колга башына кем менәсен тамашачылар бигрәк тә түземсезләнеп көтте. Татар Шәпкәсеннән Алексей Аникин, Сихтермә-Хузангайдан Виталий Советников, Татар Борнаеннан Нуруллин дигән егет көчләрен сынап караганнар иде, тик колганың яртысыннан уза алмадылар. Югарыга тиз генә үрмәләп менеп, өстәге әтәчне читлектән Илназ Хәйруллин "азат итте". 26 яшьлек егет үзе Лаешта яши, ә әтисе Иске Салманнан икән.
    -Мин инде ничәнче ел рәттән Әлки Сабан туенда катнашам һәм колгага менми калганым юк,-ди ул.
    Әмма үзебезнең район егетләре Илназдан уздырды. Татар Шәпкәсеннән абыйлы-энеле Николай һәм Алексей Варламовлар 40 секундтан аз гына артык вакыт эчендә бер-бер артлы колгага үрмәләп менделәр. Халык бөтен мәйданны гөрләтеп аларны алкышлады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: