Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Штрафны вакытында түләмәсәң, соңыннан икеләтә түләрсең

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән, ул 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Вакытында түләмәсәң, ике тапкыр артыграк сумманы чыгарып салырга туры киләчәк. Өстәвенә, ул сумма бер мең сумнан да кимрәк була алмый. Штрафын вакытында түләмәүче 15 тәүлеккә кадәр срокка административ кулга алынырга яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем...

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән, ул 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Вакытында түләмәсәң, ике тапкыр артыграк сумманы чыгарып салырга туры киләчәк.

    Өстәвенә, ул сумма бер мең сумнан да кимрәк була алмый. Штрафын вакытында түләмәүче 15 тәүлеккә кадәр срокка административ кулга алынырга яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем ителергә дә мөмкин.

    Районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Гөлнара Галимовадан:

    -Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу белән бәйле административ эшләр судта еш караламы?-дип сорыйм.

    -Узган ел безнең судта шундый 70 эш тикшерелде. Канун бозучыларның

    68 е штрафка тартылды, икесе кулга алынды,-ди җәмәгать судьясы.

    Кызганыч, руль артында кагыйдә бозып йөрүчеләр кимеми. Моның аяныч нәтиҗәләре күз алдында: юлларда булган аварияләр, анда кешеләрнең имгәнү-җәрәхәтләнүе, һәлак булуы хакындагы тетрәндергеч хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең иң беренче чиратта үзең өчен кирәклеген һәркем аңласын иде дә соң.

    Түләнмәгән штрафларны мәҗбүри түләттерү дә бит закон бозган өчен җәзаның котылгысызлыгы принцибына ирешү өчен эшләнә. Юл кагыйдәләрен бозуның һәр очрагы өчен штраф түләргә мәҗбүр булган машина йөртүче алга таба таләпләрне төгәл үтәү хакында исендә тотарга тиеш бит инде.

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып суд каршына басучыларның байтагы - руль артына салмыш хәлдә утыручылар. Узган елның 1 сентябреннән законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, исерек килеш тоткарланган шоферлар хәзер "права"ларыннан колак кагып кына калмыйлар, 30 мең сум штраф та түлиләр. 2013 елның сентябрь-декабрь айларында 25 райондашыбыз әнә шундый җәзага дучар булган.

    Эчкән килеш рульгә утыру кабатланган очракта 50 мең сум штраф салына. Өч елга "права"сыз калуың да мөмкин.

    -Гөлнара Рафиковна, спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утырган шоферлар үзләренең бу адымнарын нәрсә белән аңлаталар?

    -Төрле җаваплар ишетергә туры килә. Берәүләре, бәлки әле инспекторларга эләкмәм, дип өметләнгән, кемдер дустының кая да булса барып килергә соравын сәбәп итә, бик тә кирәк иде, ди. Берни хәтерләмим диючеләр дә бар. Гомумән, кайбер автомобиль йөртүчеләрнең законга шулкадәр җиңел каравына исең китә. Араларында үз гаебен танучылар да, үзен гаепле дип санамаучылар да бар.

    Бериш закон бозучылар, мин бөтенләй эчмим, кичә генә азрак кулланган идем, дип акланырга тырышалар икән. Әмма кан составында алкоголь 0,16 промильдән югары булса, руль артына утыручы алкогольле эчемлек кулланган дип санала.

    Әле шушы көннәрдә генә җәмәгать судында шундый бер эш каралган. Яшь кенә ир-ат машинасында төн уртасында исерек килеш ЮХИДИ инспекторлары кулына эләккән. Медицина тикшерүе ирнең алкогольле эчемлекләр кулланганын раслый. Аның кәеф-сафа корып дусларыннан кайтып килүе булган икән. Исерткеч эчкәч, кунактан нигә җәяү генә кайтмаска? Судта ул гаебен өлешчә генә таныган. Әмма җәзасын тулысынча алган, билгеле. Суд аны ел ярымга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм иткән. Өстәвенә, 30 мең штраф та түләргә туры киләчәк. Бер кич кәефләнеп машинада йөрү әнә шундый бәягә төшә.

    Исереп руль артына утыру җинаятькә тиң. Исерек шофер иртәме-соңмы төзәтеп булмаслык фаҗига, кайгы-хәсрәт китереп чыгара. Чәркәгә үрелгәнче шул турыда уйланыйк, автомобильчеләр.

    фото www.google.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: