Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сорау арты сорау яудырды колчуринлылар

    Түбән Колчурино авыл җирлегендә яшәүчеләр туган якларының табигате белән мактана да, горурлана да алалар: авыллар өстенә ишелеп торган урманнар, җиләк-гөмбәгә бай аланнар, елга буйлары, яр битләре… Мондагы иркенлек, тынлык кешеләр холкына да күчкән бугай. - Колчурино авылларында яшәүчеләр ыгы-зыгылы, кабаланулы яшәүне яратмыйлар, сабыр гына гомер итәләр. Авыл җирлеге советының киңәйтелгән...

    Түбән Колчурино авыл җирлегендә яшәүчеләр туган якларының табигате белән мактана да, горурлана да алалар: авыллар өстенә ишелеп торган урманнар, җиләк-гөмбәгә бай аланнар, елга буйлары, яр битләре… Мондагы иркенлек, тынлык кешеләр холкына да күчкән бугай. - Колчурино авылларында яшәүчеләр ыгы-зыгылы, кабаланулы яшәүне яратмыйлар, сабыр гына гомер итәләр.

    Авыл җирлеге советының киңәйтелгән отчет җыелышлары бер үк көндә үтте: Башта Түбән Колчуринода булды сөйләшү, аннары Югарысында. Җирлек башлыгы Елена Краснова җирлектә 4 авыл булып, аларда 573 кеше яшәвен, 15 гаиләнең күп балалы саналуын, үткән елда бирегә 16 кешенең кайтуын (7 кеше читкә киткән) әйтеп үтте. Эшкә сәләтле халык кайсы кая урнашкан: 117 кеше "Хузангай" кооперативында, 66 сы чит җирләрдә эшли, "Кызыл Шәрык-Агро" да дүрт, "Тяминов крестьян-фермер хуҗалыгында 5 кеше хезмәт куя. Терлекне артык күп асрамыйлар - бөтен җирлектә 72 сыер, 100 дән артык кәҗә-сарык һәм нибары 1 баш ат бар. Күп еллар җирлек советын шәхси сектордан аз сөт җыюда "гаеплиләр" иде, үткән елда хәлләр бераз яхшырган - һәр сыердан 773 әр кг сөт хәзерләгәннәр.

    Аның каравы, башкалар белән чагыштырганда биредә балалар шактый: урта мәктәптә 63 укучы бар, бакчаларга 23 сабый йөри. Проблемалар башка җирлекләрдәге кебек үк: су белән тәэмин итүне яхшыртасы (быел Түбән Колчурино да тагын бер су башнясы төзеләчәк), урамнарны яктыртасы. Әмма менә соңгысы өчен акча бик авыр җыела - 104 кеше бу максатка акча бирергә уйламый да. Җыелганы нибары 54 мең сум. Ә бит планнары 80 яктырткыч кую авылларга

    Түбән Колчуринода җирлек башлыгы отчет докладын укып бетерүгә аны сорауларга күмделәр"Ник урамнар чистартылмый? Без - авыру кешеләр, өйдән чыгып йөри алмыйбыз, юлларда кар!,-диде берәү һәм өстәп куйды: -Чишмәне төзекләндерергә вәгъдә иттегез, һаман эшләнми!"

    -Иртәнге биштә эшкә китәм. Урам тулы эт була, куркыныч бит,-дип зарланды бер хатын.

    -Елга аркылы күпер менә-менә җимерелергә тора. Ә бит аннан балалар мәктәпкә йөри. Ишелеп төшсә, нишләрбез?-дип шаулаштылар башкалар да.

    "Хузангай" кооперативы вәкиле Юрий Льдиновның отчетын тыңлауга шулай ук сорау бирүчеләр булды. Әйтик, Югары Колчурино тирәсендәге кырларны химикатлар белән эшкәртү нәтиҗәсендә бик күп оя умарта кортлары һәлак булган (шул исәптән, урта мәктәпнекеләр дә)

    -Банктан ссуда алып умарталар сатып алдык. Ул әле түләнмәгән, ә 25 оя умартабыз бер көндә һәлак булды! Моның өчен кем җавап бирер? Алдан кисәтмәдегез дә,-дип ачынып сорады Раиса Родинова. Тагын берничә хуҗалык 5 тән алып 30 ояга кадәр югалткан булып чыкты. Әмма аларны нәрсәгәдер өметләндерерлек җавап ишетелмәде, якларлык җитәкче табылмады җыенда.

    Шулай да уңай хәл ителгән мәсьәләләр дә булды. Әйтик Түбән Колчуринодан балалар мәктәпкә җәяү йөри, ата-аналар борчыла, хәзер бит нинди генә хәлләр булмый юлда. Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин мәсьәләне район мәгариф идарәсе белән берлектә җайга салырга вәгъдә бирде. Урамдагы этләргә килсәк, авыл халкы үзе үк: алар өчен дә, кәҗә-сарыклар, дуңгызлар өчен дә аларның хуҗалары гаепле, дигән фикер әйттеләр.

    -Дивидентка тиешле бөртекне картларның өйләренә китереп бирсеннәр иде. "Хузангай" кооперативы авылларга китерде, ә бабай-әбиләр чанага салып карга бата-бата капчыкларны өйләренә өстрәделәр,-дигән кисәтүгә алга таба бу эшне кешечә оештырырбыз, дип ышандырды кооператив вәкиле.

    -Сез менә буа төзергә җыенасыз. Ә без көтүне кайда йөртәрбез соң? Урын калмый бит сыерларга,- дип борчылды берәү. Тик бу сорау әлегә һавада эленеп калды. Ә менә күпер төзүдә, чишмәне төзекләндерүдә шул ук кооперативтан ярдәм сорарга буладыр.

    Сорауларның күп булуы кешеләрнең битараф түгеллеген, авыллары өчен кайгыртып яшәүләрен күрсәтә. Шул ук вакытта җирлек советының үз эшен яхшырта төшәргә тиешлегенә дә ишарә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: