Су каза салмасын
Быел язгы ташулар вакытында районның сигез торак пунктына су басу куркынычы яный. Төрле объектларны һәм торак йортларны, кешеләрне хәвефтән саклау өчен бөтенесен дә эшләргә кирәк.
Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең үткән атнада булган утырышында әнә шул хакта җитди сүз барды. Яңа һәм Иске Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза, Югары Әлки, Базарлы Матак авылларын су басу ихтималы бар. Ә бу 326 кеше яшәгән 128 хуҗалыкка барына да әзер булып тору зарур дигән сүз. Ә җитештерү һәм социаль объектларга, мәгариф, медицина учреждениеләренә, минераль ашламалар һәм агулы химикатлар складларына су басу янамый.
Хәзер районның барлык авылларында урамнар, су юллары кардан чистартыла. Шулай ук авыл җирлекләрендә, оешмаларда су басу очрагына алдан әзер булып тору эшләре башкарыла.
Хәер, районда язгы ташуларга әзерлек инде күптән алып барыла. Шул уңайдан махсус оператив план төзелде, авыл җирлекләренең һәм тулаем районның ташу чорына әзерлек паспортлары да эшләнгән. Ташулар вакытында һәр буа янында тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырыла, суның биеклеген тикшереп тору өчен махсус кешеләр билгеләнгән.
Бүген авыл халкына да бик уяу һәм әзерлекле булып тору мәслихәт. Йорт тирәләрен кардан чистартып, су агып китү өчен канаулар казып кую зарур. Кирәкле документларны бергә туплап, полиэтилен пакетка салып куегыз. Мал-туар турында да кайгыртырга кирәк. Су басу ихтималы бар икән, малларны су җитми торган урынга бәйләп кую кулай булыр.
Табигать көйсезлекләре вакытында балаларга, олы яшьтәгеләргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә аеруча игътибарлы булу кирәк. Алар бит безнең ярдәмгә мохтаж. Балалар язгы ташу көннәрендә елга буйларында уйнарга яраталар, аларга гел күз-колак булып торыгыз.
Гомумән, барына да алдан әзер булып тору зыян итмәс.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 15:41Гөлнур Сәгыйтова: Йөртүчеләр үзләре генә түгел, пассажирлар да зыян күрде Уку елы ахырына якынлаша. Тугыз ай буе тырышып укыган кызларны-малайларны алда озын яллар көтә.16000
-
19 май 2022 - 15:3819 май – Татарстан матбугаты көне Хөрмәтле “Әлки хәбәрләре” газетасы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Матбугат көне белән котлыйм.13700
-
19 май 2022 - 14:12Чуаш Кичүе мәктәбенең волейбол командасы “Мәктәп волейбол лигасы”нда өченче урын алды 14-15 май көннәрендә Казандагы Волейбол үзәгендә “Мәктәп волейбол лигасы” ярышлары үткәрелде.15000
-
19 май 2022 - 13:18Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.14300
-
18 май 2022 - 13:45Әлки районы укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр Район укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр.19300
-
19 май 2022 - 14:13Чуаш Кичүе мәктәбенең волейбол командасы “Мәктәп волейбол лигасы”нда өченче урын алды
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
20 май 2022 - 07:43Рабигә Фәтхетдинова: «Буем кыска булганга, урман кистерми иделәр»Барлык документларга кул куелган, вак-төяк әйберләр җыелган, дуслары белән дә хушлашып өлгерде инде. Барысы да әйбәт кебек. Тик менә Суслонгердан китәргә җыенып йөргәндә күргән төше генә егеткә тынгы бирми...13900
-
19 май 2022 - 15:40Әлки районында Сабантуе 11 июньдә үткәреләчәкХалкыбызның яратып һәм көтеп алган бәйрәме Сабантуй быел 11 июньдә, шимбә көнне үткәреләчәк.15200
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккәнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.57400
-
18 май 2022 - 13:45Әлки районы укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр Район укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр.19300
-
18 май 2022 - 07:54Әлки районында авылларның Хәтер китабы төзелә Хәзерге вакытта Россия авыллары һәм муниципаль берәмлекләренең электрон Хәтер китапларын төзү буенча эш алып барыла.17900
-
19 май 2022 - 15:41Гөлнур Сәгыйтова: Йөртүчеләр үзләре генә түгел, пассажирлар да зыян күрде Уку елы ахырына якынлаша. Тугыз ай буе тырышып укыган кызларны-малайларны алда озын яллар көтә.16000
-
19 май 2022 - 15:40Әлки районында Сабантуе 11 июньдә үткәреләчәк Халкыбызның яратып һәм көтеп алган бәйрәме Сабантуй быел 11 июньдә, шимбә көнне үткәреләчәк.15200
-
19 май 2022 - 14:12Чуаш Кичүе мәктәбенең волейбол командасы “Мәктәп волейбол лигасы”нда өченче урын алды 14-15 май көннәрендә Казандагы Волейбол үзәгендә “Мәктәп волейбол лигасы” ярышлары үткәрелде.15000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика