Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Юешне киптерәләр, чүплене чистарталар

    Базарлы Матакка килеп җитәрәк зур бер заводны хәтерләткән элеваторга игътибар итми узучылар юктыр, мөгаен. Гөрләп эшләүче бу объект бездә, районда хезмәтнең кайнап торуын күрсәтә сыман. Бик заманча итеп төзелгән, дистәләгән кешегә хезмәт урыны биргән, игенне әллә күпме чакрымнар узып башка районнарга ташу мәшәкатеннән азат иткән элеваторлы булу әлкилеләр өчен һәрьяклап...

    "Кызыл Шәрык-Агро" төзеткән элеватор районда 2005 елдан бирле эшли. Аңа кадәр үзебездә үстерелгән икмәкне Болгар, Чистай элеваторларына ташый идек. Белмим, нинди сәясәт булгандыр, башта колхоз-совхозлардан игенне кырып-себереп (орлыктан кала) дистәләгән чакрымнардагы чит район элеваторларына ташыталар иде. Аннан кыш әйләнәсе фуражга бөртекне кире ташыйсы. Ә бүген инде Әлки элеваторы үзе тирә-күрше районнар икмәген үзенә кабул итә. Бирегә Спас, Алексеевск районнары, Ульяновск өлкәсе хуҗалыкларыннан иген китерәләр.
    Элеваторның егәрлеге елдан-ел арта бара. Башта икешәр мең тонна сыешлы 16 банка төзелгән иде. Аннан соң 2,5 әр мең тонна икмәк сыешлы сигез банка һәм 3,5 әр мең тонна сыешлы 5 банка сафка басты. Быел, инде бер айдан тагын 4 әр мең тонна сыйдырышлы ике зур банка төзелеп файдалануга тапшырылачак. Димәк, безнең Базарлы Матак элеваторында 130 мең тонна бөртекне сыйфатлы итеп сакларга мөмкин булачак.
    Элегрәк елларда элеватор эше белән танышырга килгән саен биредә яңа җитәкче каршы алыр иде. Менә соңгы 4 елда элеватор белән Рәис Хәмитов бик оста җитәкчелек итә.
    Рәис үзләренең эшләре белән таныштыруны лабораториядән башлады. Элеваторга керүче игеннең дә, саклана торган бөртекнең дә анализлары биредә туплана. Әйтик, һәр көнне иртән банкаларда сакланучы ашлыкның тепмпературасы тикшерелә. Һәр банкага алтышар термоштанга төшерелгән. Аларның һәркайсына температураны билгеләү өчен 20 шәр датчик беркетелгән. Шулай итеп, биек банкадагы һәр килограмм бөртекнең саклану температурасы күз алдында. Әгәр бөртек кыза башлый икән, аны башка банкаларга кудырып көчле суыткыч-җилләткечләр аша үткәрәләр. Хәер, җәен коп-коры игенне дә биредә тиешле температурага җиткереп суытып кына саклауга озаталар. Югыйсә эсседән килгән җылы бөртек бик тиз кортлап чыга икән.
    Без лабораториягә кергәндә аның җитәкчесе Гөлҗиһан Садыйкова һәм техник-лаборант Рәмзия Шиһапова Ульяновск өлкәсе кырларыннан кайткан көнбагышның майлылыгын исәплиләр иде. Биредә лабораториягә хас чисталык, тәртип хөкем сөрә. Г.Садыйкова, Р.Шиһапова һәм Р.Хисмәтова (ул бүген үлчәүдә эшли) лаборатория эшли башлауның беренче көненнән шунда хезмәт куялар. Нинди зур күләмдәге игеннең саклану сыйфаты аларның анализларны ни дәрәҗәдә төгәл эшләвенә бәйле булуын бик яхшы аңлый лаборантлар.
    Берничә көн элек кенә элеватор йортында тау-тау кукуруз бөртеге, көнбагыш көшелләре булган. Бүген инде территория бушап калган диярлек. Берьюлы 5 киптерү агрегаты тәүлек әйләнәсе эшләп тора бит. 4 киптерү җайланмасында 40 ар тонна, ә берсендә берьюлы 80 тонна бөртек кибә. Шундый зур, куәтле киптерү җайланмасына сменада бары ике кеше хезмәт күрсәтә. Тәүлек өч сменага бүленгән, димәк, алты кеше эшли биредә.
    Оператор Азат Вәгыйзов бөртекне киптерү тәртибе, температуралары, саклауга озату системасы турында сөйләп китте. Кул хезмәте бөтенләй юк икән монда. Иң мөһиме, бөртекнең һәр партиясен лаборатория билгеләгән температураны саклап киптерү. Әйтик, хәзер көнбагыш һәм кукуруз бөртеген киптерәләр. Көнбагыш кибә торган мичтә температура 70 градустан артырга тиеш түгел. Чөнки ул майлы культура, аңа бик тиз ут кабарга мөмкин. Ә менә кукурузны рәхәтләнеп 100 градуста киптерәләр.
    Азатны икенче сменада Василий Матвеев алыштыра. Элеватор җитәкчесе Рәис Хәмитов аларны мактап:
    -Икесе дә бик тәҗрибәлеләр, берничә ел инде шул җаваплы хезмәтне башкаралар. Техникага сакчыл карауларын, эшләрен төгәл башкаруларын һәрчак башкаларга үрнәк итеп куябыз,-ди.
    Яңа гына эшли башласа да, оператор Ришат Сибагатуллин да бик оста белгеч буларак хөрмәт казанган.
    Бирегә китерелгән бөртек турыдан-туры киптерү агрегатларына илтә торган базларга бушатыла. Әгәр иген күп килә башласа, аны асфальтланган мәйданга бушаталар. Аннан исә Рәис Мөхитов тракторы белән Ринат Фәхриев ГАЗ-53 автомобиленә төяп киптерүчеләргә кирәгенчә ташып торалар. Рәиснең тракторы артында себерү агрегаты да бар. Кыскасы, элеваторга кергән бер бөртек тә әрәм булмый, саклауга озатыла.
    Янәшәдә кукурузны консервлап тутырган җиңсәләр. Алар барысы алтау. Һәр җиңсәгә 300 әр тонна бөртек сыйган. Терлекләр өчен кышкыга бик сыйфатлы һәм туклыклы азык бар дигән сүз.
    Бүген элеваторда 54 кеше хезмәт куя. Сезон тәмамлангач биредә 24 кеше тәүлек әйләнәсе эшләячәк.
    Авыл хуҗалыгында продукцияне күп җитештерү мәсьәләсе һәрчак актуаль булды. Ә менә үстерелгән икмәкне югалтуларсыз сыйфатлы саклауга, бәрәкәтле тотуга кайчак игътибар җитенкерәми. Әлки элеваторы бу яктан безне сөендерә - биредә игенчеләребез күп көч куеп үстергән игеннең бөртеге дә югалмый, әрәм булмый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: