Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Укучылар тугын ягыбыз тарихын өйрнә

    Агымдагы ел РФ Президенты Указы белән Россия тарихы елы дип игълан ителгән иде. Татарстанда аны бераз киңәйтебрәк тарихи-мәдәни мирас елы дип атадылар.

    "Тарих елында" яшәү илнең күпчелек халкына нәрсә биргәндер дә, нинди тәэсирләр калдыргандыр, анысы мәгълүм түгел, әмма мәгариф системасы һәрвакыттагыча әлеге башлангычны күтәреп алды: укытучылар шушы елга багышлап үткәрелгән чараларны эш планнарына күпләп керттеләр, мәктәп китапханәләрендә төрле тарихи вакыйгаларга багышланган күргәзмәләр оештырылды. Билгеле, Тарих елын үткәрү мәшәкатьләрен күбрәк мәктәпләрдә шушы фәнне укытучылар күтәрде: музейлар оештыру, булганнарын тагын да баету эшен җайландыру, укучылар белән туган як тарихын өйрәнү, балаларда илнең, халкыбызның үткәне белән кызыксыну, шуңа таянып, патриотизм хисләре тәрбияләү аларга йөкләнде.
    Мәктәпләрдә эшләнгәнне район масштабында күрсәтүгә дә игътибар бирелде: апрель аенда "Туган як буйлап экскурсия" дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелгән иде. Анда чыгыш ясаган укучылар һәм укытучылар кече Ватаныбыз тарихына багышланган күп кенә кызыклы мәгълүматлар китерделәр, ачышлары белән уртаклаштылар (бу турыда район газетасы да язып чыкты).
    Инде ел тәмамланып килә, һәр тармакта нәтиҗәләр ясар вакыт. Шулай ук Россия тарихы елы да ахырына якынлашты. Балалар иҗаты йорты һәм мәгълүмати методик үзәк белгечләре аны тагын бер конференция белән тәмамларга, аның чикләрен бераз киңәйтеп, күршеләребез Спас районы мәктәпләре вәкилләрен дә чакырырга булганнар. Әйткәнебезчә, тарих елы республикада тарихи-мәдәни мирас елы дип тә аталды бит әле. Ә халкыбыз өчен иң кадерле мирасларның берсе - Болгар тыюлыгы нәкъ менә Спас районында урнашкан да. Бераз алгарак китеп әйтик: әйе, Изге Болгар җирендә яшәү спаслыларның олысына да, кечесенә дә билгеле бер бурыч йөкли, чөнки илнең, дөньяның төрле нокталарында яшәүче татарларның карашы аларга текәлгән бит.
    Конференциядә катнашучыларны мәгълүмати-методик үзәкнең өлкән методисты Рәйсә Яруллина сәламләде. Ул кунакларны районыбыз авыллары тарихы белән кыскача гына таныштырганнан соң, сүзне Спас балалар иҗаты йорты педагогы Роза Алиевага бирде. Роза Шәфигулловна Идел Болгарстаны тарихы, бигрәк тә аның иң бәйсез, иң зур үсешенә ирешкән Х-ХIII гасырлар чоры турында бик кызыклы итеп сөйләде. Аның әйтүенчә, күршеләр үз яклары тарихын өйрәнүгә бик зур игътибар бирәләр, мәктәп укучыларын да моңа җәлеп итәләр икән.
    -Быел без сигез мәктәп музеен паспортлаштырдык. Иске Рәҗәптәге музей Россия масштабында әһәмияткә ия дип табылды. Музейлар актив эшли. Теләсә нинди дәрес үткәрү өчен дә кулай урын бит ул музей, аның балалар тәрбияләүдә роле бәяләп бетергесез-диде үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгәнлеге күренеп торган ханым.
    Аннары трибуна артына бер-бер артлы укучылар чыга башлады. Кызганыч, чыгыш ясаучыларның күплеге, ә вакытның чикле булуы аларга үзләре белгәнне иркенләп яктырту мөмкинлеге бирмәде. Ә бит укучылар эшләрендә (билгеле инде, укытучылары җитәкчелегендә әзерләнгән) бик тә кызыклы нәрсәләр бар иде.
    Иске Матак мәктәбеннән Матюшкин Станислав районыбызның археологик һәйкәлләре - Ташбилге һәм Татар Борнае авыллары янында табылган язуда борынгы ташлар, Алпар һәм Иске Матак янындагы борынгы авылларның нигез ташлары һәм башкалар турында сөйләде.
    Спас районының Три Озера авылы да кызыклы тарихка ия икән, биредәге Тихвин Изге ана иконасын күрергә дип илнең төрле якларыннан православныйлар агыла. Бу турыда 11 нче сыйныф укучысы Ганичев Никита бик тәэсирле итеп сөйләп бирде. Борынгы Болгар тирихи мирасының ничек итеп торгызылуы, биредәге музей-тыюлык, Ак мәчет, Икмәк музее турындагы хикәясен Зимина Светлана фоторәсемнәр белән баетты. Яңа Салман мәктәбе укучысы Нурмөхәммәтов Радик үз авыллары тарихын 1812 елгы Ватан сугышы тарихы белән бәйләп өйрәтүләре хакында сөйләде. Бизнә авылы кызы Мария Чегадаева укытучысы белән бергәләп безнең якларда да мәгълүм крестьяннар күтәрелешен өйрәнгән. Алар авылында якташларына 1861 елгы патша манифестының асылын аңлатырга тырышкан, аннары ачлы-туклы яшәгән, изелгән крестьяннарны бунтка күтәргән Антоновка һәйкәл дә куелган икән.
    Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Фадеев Сергейның чыгышы шулай ук районыбызның архитиктура мирасына - Салмандагы, Сихтермә, Кошки, Апак һ.б авыллардагы чиркәүләргә, Үргәгар авылының 1905 елда төзелгән мәчетенә, район үзәгендәге сәүдәгәрләр өйләренә кагылышлы булды. Ә Иж- Борискино мәктәбе укучысы Анастасия Бондаренко безне Кузнечиха, Гусиха, Антоновка, Никольское авылларына экскурсиягә чакырды. Аларның һәрберсендә кызыксынуга һәм тикшереп өйрәнүгә лаеклы тарихи биналар бар икән.
    Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Гайнетдинова Ландыш нәсел тамырлары безнең яктан булган спортчылар белән таныштырды. Аграмаковкадан Грозов Алексей мәктәпләрендәге музейлары турында бик әйбәт итеп сөйләде.
    Эзтабарлар эшчәнлеге дә күпкырлы икән Спас районында. Шул турыда Ким мәктәбенең тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы укытучысы Борис Андриянов чыгыш ясады, ә аның укучысы, төрле экспедицияләрдә катнашкан Фомин Евгений эзтабарларга багышланган җыр башкарды.
    Конференциядә яңгыраган һәр чыгыш үзенчә кызыклы булды. Дөрес, һаман шул вакытның аз булуы кайбер темаларны ачып бетерергә мөмкинлек бирмәде. Ләкин конференцияне оештыручылар бик файдалы тәкъдим керттеләр: элеге эшләрне туплап һәм тулыландырып китап я брошюра бастырырга кирәк, диделәр алар. Әгәр ниятләрен ахырына кадәр җиткерә алсалар, бигрәк әйбәт булыр иде, чөнки, бердән, күршеләр белән тарихыбыз уртак бит, ә икенчедән, мондый басма мәктәпләрдә куллану өчен дә, туган як тарихы белән кызыксынучыларга да әсбапка әйләнер иде. Һәм 2012 ел - Россия тарихы елы, Татарстанда милли -мәдәни ел турында истәлек буларак та кыйммәтле булыр иде ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: