Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Алия Дәүләтшина: Иске Камка бай табигате белән аерылып тора

Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр.

 Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, зифа камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр. Куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та , нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган авылымның матурлыгын берни дә алыштыра алмый.

Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә бик тә якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр “әттә – әннә” дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңелебез түренә туган телебез аша кереп утырган кадерле урыннар – дөньяда яшәвебез, барлыгыбыз һәм без үзебез.

Кече Чирмешән суы ярына тезелешеп утырган матур авыллар бик күп. Ул авылларның һәрберсе үзенә генә хас ниндидер үзенчәлеге белән сыйфатлана. Берәүләре шактый зур, икенчеләре кечерәк, өченчеләре таралып бетә язган. Буш йорт урыннары күп. Алар арасында Иске Камка авылы үзенең бай табигате белән аерылып тора.

Иске Камка тигез урынга урнашкан. Авылны беренче нигезләүчеләр урынның матурын, су буен сайлап алганнар. Ярына авыл урнашкан Чирмешән суы татар халкының легенда – риваятьләрендә, җырларында еш искә алына. Чирмешән – тарихи атама. Аның янында Болгар дәүләте яшәешенең аерым чорларында башкала хезмәтен дә үтәгән шанлы Биләр шәһәре чәчәк атып яшәгән. Бу җирләр, һичшиксез, безнең болгар бабаларыбыз белән бәйләнешле. Менә нинди тарихи җирлеккә салынган ул Иске Камка авылы!

Авылым халкы гомер – гомергә тырыш хезмәт белән яшәгән. Ул бик күпне күргән, күпне кичергән... Күрше урыс һәм чуваш авылы халкы белән дә дуслык җепләрен өзмәгән. Аралашканнар, берсен – берсе хөрмәт итеп, киңәш – табыш итеп яшәгәннәр. Туган телебезнең матурлыгын, аһәңлелеген, милли йолаларыбызның җылысын, күркәмлеген, гореф – гадәтләребезнең байлыгын һәм йөзен онытмаганнар.

Шушы матурлыкны, иманлы булу кебек изге гамәлне күңелемә сеңдергән яраткан туган авылым турындагы тирән уйларым, мәчетебез манарасыннан яңгыраган моңлы азан тавышына кушылып, еракларга таралды кебек тоелды миңа.

 

Дәүләтшина Алия,

Алпар урта гомумбелем мәктәбенең

9 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X