Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Гатауллин Рәнис: Иске Камка белән горурланам

​​​​​​​Кече Чирмешән суы ярына тезелешеп утырган матур авыллар бик күп.

 

Ул авылларның һәрберсенең үзенә генә хас үзенчәлеге бар.Берәүләре шун-дый зур,икенчеләре кечерәк,өченчеләре таралып бетә язган,буш йорт урын-нары күп.Кайберләре исә урман авызына,су буйларына,чишмәләр мул булып җыелган урынга утырган.Аерым авылларның урамнарында яшеллек күп,бак-

чаларында алма,чия,миләш,шомырт,балан,карлыган,кура җиләге куаклары шаулап үсә.Алар арасында Иске Камка авылы үзенең бай табигате белән аерылып тора.Иске Камка авылы Әлки районында урнашкан.Бу урында элек-ке чорларда кала төзелгән була.Иске Камка авылы янында борынгы болгар чорларына каралган шәһәр хәрабәсе билгеләнгән.Бу җирләр һичшиксез,без-нең болгар бабаларыбыз белән бәйләнешле.Менә шундый тарихи җирлеккә салынган ул Иске Камка авылы.

Һәр авыл янындагы кебек Иске Камка тирә -юнендә,басу-кырларында елга, инешләр,чишмәләр,күлләр,сазлыклар һәм коелар күп.Әле хәзердә инеш һәм күлләр тирәсендә камышлар,суында төнбоеклар үсеп утыра.Авылның үткәненә күз салсак ,бу тирәләр урманга бай булуын һәм урманнарда аюлар яшәгәнен беләбез.Авылның тирә-юнендә сазлыклар байтак:Кала сазы,

Әнҗерә сазы,Мүкле саз.Янында саз,буа булган басуларда иген уңа,печән яхшы үсә.

Авылыбыз яныннан үткән Чирмешән елгасы турында, аерым әйтеп үтәсе килә.Яз җиткәч, ярларыннан ташып чыга һәм авылның түбәнлеккә унашкан урамнарына су керә.Ул шулай атналар буе торырга мөмкин.Бозлар киткәндә аеруча күңелле.Кич белән яшьләр һәм өлкәннәр су буена чыгалар.Су буе гармун тавышына күмелә,көлдә пешкән бәрәңге исе тирә-якка тарала.Атна буе авыл гөрләп тора.Ташу вакытына дип кунаклар кайта. Җәй көне Чирме-

шән елгасында рәхәтләнеп балык тотабыз.Кызылъ ярга барып су коенабыз,

комына ятып кызынабыз.

Җәй көне җиләк өлгергәч,болыннарга җиләк җыярга барабыз.Аю ,Зәләй,

Кушай аланлыкларында җиләк искиткеч күп була.Кызу көннәрдә чишмәлә-реннән сулар эчәбез.Мәктәп чишмәсенең суы тәмле дә һәм файдалы да.Чиш-мәләрне гел карап торырга кирәк.Авылыбызда туып-үскән Ришат абый бу эштә гел булышып тора.

Авылымны бик яратам.Эле өченче сыйныфта гына укысамда, авылыбыз

турында гел кызыксынып торам.Дәресләрдә,сыйныф сәгатьләрендә бу турыда гел сөйләшәбез.Киләчәктә авылыбызны матурайту һәм саклауда үземнән өлеш кертермен дип уйлыйм.

3 нче сыйныф укучысы Гатауллин Рәнис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X