Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Гатауллин Рәзил. Алпарыма булган ярату хисе беркайчанда сунмәс

​​​​​​​Мин Әлки районы Алпар авылында тудым. 3 сыйныфны Алпар урта мәктәбендә укып бетердем.

 Гаиләбез белән Матакка кучеп яшәргә уйлагач, мин дә Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә 4 сыйныфка укырга йөри башладым. Бер ел әле Алпардан Матакка йөреп укыдым. Әй, шунын очен шатланганнарым! Чөнки мин кичләрен туган авылыма кайтып йөредем. Укыган мәктәбем яныннан утеп, авыл урамы буйлап җәяү кайтканда минем шатлыгымның иге-чиге юк иде.

Ул безнең авылның матурлыклары! Авылыма аталап язылган җыр да бар. “Әй Алпарым-Алпарым синнән ямьле кайда бар тагын” – диеп башлана ул. Авылымны икегә бүлеп аккан Чирмешәне, анда яланаяк кармак салып балык тотулары, түгәрәк күлләре, җиләкле аланнары, Кизләү тауларыннан тәгәрәп төшүләр, чишмәсеннән учлап су эчүләр, язгы суларда кәгазьдэн көймә ясап агызып уйнаулар минем күңелдә шулкадәр уелып калган. Хәзер Матакта яшәсәм дә, ялларда, каникулларда, җәй көннәрендә авылыма сагынып, ашкынып кайтам.

Мин инде 11нче сыйныфны тәмамлыйм, җәйләрен хәзер уйнарга түгел, эшләргә кайтам: бакча казыйм, утын ярам, чуп утыйм, яшелчәләргә сулар сибәм hәм башка эшләрдэ олы яшьтәге дәү әниемә булышам. Авыл картая, яшьләр эшкә читкә урнаша, шулай да читтәге авылдашлар авылга бик зур ярдәм итәләр. Яңа мәчет төзеп куйдылар, авылдагы ике зиратнын тирәсен тоттылар, мәдәният йортын төзекләндереп, алдына спорт мәйданчыгы урнаштырдылар. Мин узем дә бу эшләргә эшче буларак, ярдәм итәргә тырышам. Яңа Алпарның бер төркем ир-ат егетләре белән бергәләп, ташландык хәлгә килгән Кизләү чишмәсен искиткеч матур иттереп төзекләндерүдә мин дә үземнең зур өлешемне керттем. Әлеге изге хезмәтем өчен Иске Алпар авыл җирлеге җитәкчелеге тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләндем.

Минем әле укыйсым, һөнәр аласым бар. Шулай да мин үземә ышанам, Алпарыма булган ярату хисе беркайчанда сунмәс, бары хыялларым гына чынга ашсын иде.

Безнең авылга асфальт юл килә, авыл урамнарында таш җәелгән, кичләрен һәр баганада балкып ут яна. Авылыбызда 11еллык мәктәп, балалар бакчасы, фельдшерлык пункты, ветеринария пункты, 2 кибет, культура йорты, китапханә эшләп тора.

Алпарым – минем туган авылым, киләчәге дэ матур буласына мин ышанам. Авылымны балачактан яратканмын. Менә минем 3 нче сыйныфта авылыма аталап язган шигырем сакланган:

Яратам мин туган авылымны

Үсеп җиттем мин шунда

Уйнавы да бик кунелле,

Яраткан Алпарымда.

Хәзер инде зур үстем

Укып йөрим мәктәптә

Якын миңа урамдагы

Барлык каз да, үрдәк тә.

Рәзил Гатауллин, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянен 11 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев