Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Гайнетдинова Гөлсирин. Туган авылым –Карга

​​​​​​​Авыл узенең кыр капкасыннан, урамнарыннан, юлларыннан башлана.

  Актай елгасының таусыл итәгендә кояшка каршы урнашкан авыл биек манаралы мәчете, салават күпередәй төрле төсләргә буялган калай түбәләре, зәвык белән бизәлгән капкалы – кәрнизле йортлары белән куңелне иркәләп, ерактан ук балкып тора. Базарлы Матактан башкалабыз Казанга бару юлында уңда калучы әлеге авыл – Карга авылы, минем туган авылым.

Туган авыл,йөрәккә иң якын, иң кадерле сүз. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбызбыз урнашкан кадерле туган авылы бар. Авылымны урталай бүлеп Актай елгасы акса, ерак түгел гөмбәгә, җиләк-җимешкә бай Имәнлек урманы урнашкан, аның янында көмештәй мул сулы Имәнлек күле җәйрәп ята, саф сулы чишмәләр чылтырый. Авылымның тирә -ягын яшел болынлыклар, мул уңыш бирүче киң басу-кырлар урап алган.

Искиткеч табигатьле авылымның нәкъ үзәгендә авылдашыбыз - Республиканың Дәүләт Советы депутаты – Вәлиев Фоат Вәли улы ярдәме белән төзелгән матур ял паркы бар. Күп еллардан бирле мәктәп, балалар бакчасы, кибет, фельдшер – акушерлык пунктлары эшләп килә, күптән түгел генә төзелгән күпфункцияле үзәк халыкка югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтә. Авылыбызда дистәдән артык кешене эш белән тәэмин итүче хәзерләүләр җәмгыяте ачылды.

Туган авылымда иртән асфальтланган тигез юллардан эшкә ашыгучы, кичен шәһәрдәгечә якты урамнардан балкып кайтучы машиналарны, җәяүлеләрне күреп, күңел шатлана.

Авылымның халкы тырыш , уңган һәм булдыклы. Авылымда эш сөюче хезмәт кешеләре яши. Соңгы елларда күпләп мал –туар асрау, йөзәрләп каз үстерү –авылымның күркәм гадәтенә әверелде.

Туган авылым -Карга авылы белән горурланмый, мактанмый мөмкин түгел. Авыр атлетика буенча дөнья чемпионы да шушы авылныкы. Ул -Газинур Фәттахов.

Ул бит әле тагын ерак тарихын яктырткан үз китабы, табигый матурлыгына дан җырлаган үз җыры булган авыл да...

Яратам мин авылымны, бик яратам. Күңелемне бетмәс горурлык хисе били. Мин үземне чиксез бәхетле тоям. Бай табигате, кабатланмас халкы булган туган авылымның киләчәге тагын да матуррак булса иде.

 

9 нчы сыйныф укучысы Гайнетдинова Гөлсирин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев