Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Илвир Сафин: туган авылым булган өчен дә яратам мин сине Ташбилгем

Ташбилге авылы Әлки район үзәге Базарлы Матактан 8 км ераклыкта урнашкан.

  Хәзерге вакыта безнең авылда татар, рус һәм чуваш халкы бердәм һәм тату гына яшәп яталар. Авылыбыз урнашкан урын бик матур безнең.Тирә-ягы урманнар, күлләр, чишмәләр белән әйләндереп алынган.

Көньяк-көнчыгышында Руша урманы, көньягында Зур урман, көньяк-көнбатышында Сыерчык куышы урманы, Аю аланы, аңа бер-бер артлы имән һәм каен посадкалары тоашкан. Авылның төньягында Кыргый өрәңге посадкасы, ә төньяк-көнчыгышында Нарат посадкалары матур булып, авылга ямь биреп, тирә-як һаваны чистартып,табигатен тагын да ямьләндереп торалар. Урманнарыбызда кып-кызыл булып җиләкләр пешә, төрледән-төрле кошлар сайрый. Ә зур урманда хәтта кабан дуңгызлары, пошилар, бүреләр очраштыргалый.

Чишмәләр бездә берничә. Сыерчык куышы алдының ямь-яшел тау астыннын тибеп чыккан саф сулы чишмәсе, Ырсай аланыннан чыккан чишмә. Авылдашыбыз Ситдыйков Исмәгыйль абый төзекләндергән чишмә(аның хөрмәтенә Исмәгыйль чишмәсе дип йөртелә ул) авылыбыз уртасындагы агымсулы елгага башлангыч булып тора .Анда балалар рәхәтләнеп су коеналар,балык тоталар.Шулай ук әкияти серле Түбән оч күлебез бар.Ул агымсыз күл,ләкин аның суы бервакыттыа да кипми,чөнки ул кечкенә чишмәләр белән туенып тора.

Авылыбызда мәчет гөрләп эшләп тора. Иртә-кич моңлы азан тавышы яңгырый. Элек бездә ике мәчет булган. Диннең көчсезлек чорында мөселман халкын зар елатып манараларын кискәннәр.Бу эшкә ялланган рус кешесе тормышның рәхәтен күрми,исәнлеген югалтып,әрнеп гомер иткән.

Авылыбызның иген кылары иксез-чиксез.Анда төрле культуралар үстерәләр. Шәхси фермер хуҗалыклары да берничә бездә. “Кызыл Шәрыкъ» акционерлык җәмгыятенә кергән хуҗалыгыбыз алгы рәтләрдә бара. Халкыбыз борын-борыннан бик тырыш булган,алар үз көчләре белән көн күргәннәр.Ир-атларыбыз гомер-гомергә балта остасы булганнар .Үз һөнәрләрен буыннан-буынга күчергәннәр. Хәзер дә данлыклы балта осталарыбыз бар безнең.

Тырыш хезмәтләре өчен мактаулы исемнәргә лаек булган авылдашларыбыз да шактый .

Халиков Фазыл абый, Латыйпов Рәүф абый “Татарстанның атказанган механизаторы”, Хәсәнов Солтан абый “Татарстанның атказанган агрономы” исеменә лаек булдылар. Ә гомер буе комбайнда эшләгән Латыйпов Рифкать абый хөкүмәтебезнең югары бүләге Ленин ордены белән бүәкләнә.

 

 

Кызганыч,аларның күбесе безнең арада юк инде.Шулай ук гомерләрен укытучылыкка багышлап,лаеклы ялга чыккач та дистә елга якын хезмәт куйган хөрмәтле кешеләребез Максудов Таһир Хабибрахман улы һәм Прокофьева Валентина Николаевнаны да тирән ихтирам белән искә алабыз.

Данлыклы хирург Зәйдуллин Дамир Галимулла улы, районыбыз шифаханәсендә терапевт булып эшләүче Шәйхетдинова Румия Рафик кызы авылыбызның горурлыгы.

Борынгыдан оешып килгән авыл хәзер дә яши,һаман матурлана бара,үсә, яңа йортлар биналар ,салына.

И авылым!

Саф сулы чишмәләрең,

болыннарың,тугайларың,

киң кырларың өчен генә түгел,

ә авылым, әти-әнием нигезе булган,

туган авылым булган өчен дә яратам мин сине Ташбилгем.

Укуымны тәмамлап башка җиргә китсәм дә,гел минем уемда булырсың,авылым! Мин сине сагынып, коштай очып кайтырмын, туфрагыңа битемне куеп : “Исәнме, авылкаем” дип дәшәрмен.

Һәркем өчен туган-үскән ягы

Җанга якын,җанга кадерле,

Онытмамын авылкаем сине,

Бай тарихлы, ямьле Ташбилге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X