Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Инзилә Шәрәфетдинова: Иске Салман  өч яктан урманнар белән уратып алынган

​​​​​​​Минем туган авылым Иске Салман  өч яктан урманнар белән уратып алынган.

  Аның киң кырлары, болыннары, урманнары, саф һавасы, тәмле, шифалы суы безгә яшәргә көч, дәрт бирә. 
Авылым уртасында тау башында бик матур булып мәчет балкып утыра. Аңардан иман,нур бөркелә.  Ә анда яңгыраган азан тавышының аһәңе! 
Иске Салман-бик борынгы авыл. Авыл кырыеннан агучы Салман елгасы Актайга  килеп кушыла. Елга үзенә атаманы авыл исеменнән алган. 
Иске Салман авылы барлыкка килү турында риваять тә бар. Ул авылдашыбыз Зариф бабай сөйләгәннәргә нигезләнеп, Ф.Гарипованың “Авылларны сөям җаным-тәнем белән” дигән китабында бирелгән. Мәккә шәһәреннән Идел буена дин өйрәтер өчен Сөләйман исемле галим килгән икән. Ул бик күп телләрне белгән, Болгар илен бик яраткан, шуның өчен кире Мәккәгә кайтып китмәгән. Менә шушы Сөләйман Хуҗа –безнең Иске Салман авылының беренче карт һәм изге бабасы. Ул безнең Салман авылына нигез салучы булган. 
Мин үземнең туган авылымны бик яратам, күңелемне бетмәс-төкәнмәс горурлык хисе били. Авылыбыз мәңге яшәсен иде. 
Инзилә Шәрәфетдинова,
Иске Салман урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев