Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Сабирова Нурзия. Карга авылым белән горурланам

Карга авылым-туган авылым, Сагыну хисе җанымда. Алла бирса озак тормам, Мин кайтырмын тагын да.

Туган авыл...Йөрәккә иң якын һәм кадерле сүз. Һәр авылның үзенә генә хас,кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар,челтерәп ага торган чишмә буйлары,балыклы кулләре,куе әрәмәләре белән уратылган урманнары, туган авылга мәхәббәт хисе уята. Кая барсак та, туган авылның матурлыгын берни дә алмаштыра алмый.

Минем туган авылым-Карга авылы. Ул табигатьнен иң матур жирендә урнашкан. Авылыбыз тау башыннан,тау итәгенә кадәр сузылып яткан, һәрьяклап болын, кырлар белән уратылып алынлынган. Авылыбызның узенчәлеге шунда: Актай елгасы авылны икегә - түбән һәм югары очка бүлеп ага. Безнең авылдан ерак түгел урнашкан Имәнлек күле шулай ук авылның бер үзенчәлеге. Имәнлек урманын әйтеп тә торасы юк,ул гаҗәеп матур, сокланырлык урыннарың берсе. Авыл кешеләре урманны әйбәт беләләр,шуңа курә еш йөриләр. Урмандагы кошлар сайравы,урман шаулавы,чиста һавасы гына ни тора. Авылыбызның табигате безгә нинди генә байлыклар өләшми: җиләк-җимешләр, гөмбәләр, файдалы уләннәр, шуңа курә без дә табигатьне саклау чараларын һәрдаим күреп торабыз. Авылыбыз җәен һәм язын яшеллеккә күмелә. Бу күренеш авылдашларыбызны да, авылга кайткан кунакларны да сокландырмыйча калмый.

Авылыбызда бар уңайлыклар да тудырылган. Авыл уртасында балалар очен “Һәмәтвәли исемендәге ял паркы”, өлкәннәр өчен күпфункцияле үзэк,азык-төлек кибетләре урнашкан. Авылыбызда мәктәп һәм балалар бакчасы да бар. Авылның үз иман йорты-мәчете бар. Мәчетебез бик зур һәм бик матур. Ул бервакытта да буш булмый. Бигрәк тә җөмга көнне.Карга авылы халкы монда намаз укырга килә.Авылыбызда яңа гына хәзерләүләр пункты ачылды. Аның ярдәмендә кешеләргә өстәмә эш урыннары барлыкка килде.

Авылның халкы да кешелекле һәм ярдәмчел.Авылымда үз эшен сөйгән хезмәт кешеләре яши. Алар – авылыбызны яратучылар. Авылыбыз белән горурланып, аның данын тирә – якка таратучылар.

Авылдашыбыз Фәттахов Газинур Наил улы авыр атлетика буенча Бөтендөнья чемпионы исеменә лаек булды. Ул -безнең авылның горурлыгы.

Авылыбызның тагын бер куренекле шәхесе - Вәлиев Фоат Вәли улы. Ул безнең авылга бик зур ярдәм күрсәтә. Авылыбыз аның ярдәме белән көннән көн матурая, үзгәрә бара. Без Вәлиев Фоат Вәли улы белән горурланабыз, аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Йомгаклау итеп шуны әйтәсем килә: мин авылымны,аның табигатен,кешеләрен бик яратам. Үз авылым белән горурланам!

 

 

9 нчы сыйныф укучысы Сабирова Нурзия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев