Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Шәрәфетдинова Инзилә. Иске Салман-бик борынгы һәм тарихи авыл

Һәр кешегә үзенең туган авылы бик якын һәм кадерле.Ни өчен икән?

  Чөнки син шул җирнең табигатен, матурлыгын күреп үсәсең, балачакның күңелле мизгелләре шунда үтә. Шул хатирәләр мәңгегә синең күңелеңә сеңеп кала.

“Туган авыл” диюгә, күңелгә кереп калган истәлекле урыннар, вакыйгалар искә төшә. Кеше кая гына китсә дә, нинди генә матур җирләрдә яшәсә дә, аның күңеле туган җиренә, туган авылына өзелмәс җепләр белән бәйләнгән. Шушы истәлекле урыннар, вакыйгалар, туган җирнең җылысы кешегә гомере буена җитәрлек яктылык, җылылык биреп, аны үзенә тартып тора.

Минем туган авылым Иске Салман – нәкъ менә шундый авылларның берсе. Ул өч яктан урманнар белән уратып алынган. Аның киң кырлары, болыннары, урманнары, саф һавасы, тәмле, шифалы суы безгә яшәргә көч, дәрт бирә. Авылдашым Разак абый Галиев тә “Туган авылым –Салманым “ шигырендә туган авылның матурлыгын сурәтли.

...Оныта алмыйм болын-тугайда

Сандугачның чут-чут сайравын.

Урманнарың тәүге хыялымда

Туган авылым, газиз Салманым.

Саф чишмәләр суын татып үскән

Кара кашлы гүзәл ярларың.

Айлы кичләр мәңге истән чыкмас,

Мәхәббәтле авылым – Салманым.

Авылым уртасында тау башында бик матур булып мәчет балкып утыра. Ә анда яңгыраган азан тавышын бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Аңардан иман, нур бөркелә.

Туган авылым Иске Салман-бик борынгы һәм тарихи авыл. Авыл кырыеннан агучы Салман елгасы Актайга сул яктан килеп кушыла. Елга үзенә атаманы авыл исеме Салманнан алган. Аның ярларында авыллар урнашкан. Иске Салман авылы барлыкка килү турында риваять тә бар. Ул авылдашыбыз Зариф бабай сөйләгәннәргә нигезләнеп, Ф.Гарипованың “Авылларны сөям җаным-тәнем белән” дигән китабында бирелгән. Мәккә шәһәреннән Идел буена дин өйрәтер өчен Сөләйман исемле галим килгән икән. Ул бик күп телләрне белгән, Болгар илен бик яраткан, шуның өчен кире Мәккәгә кайтып китмәгән. Менә шушы Сөләйман Хуҗа –безнең Иске Салман авылының беренче карт һәм изге бабасы. Ул безнең Салман авылын нигезләүче бабабыз булган. Шуның исеменнән авылым Иске Салман дип аталган икән.

Мин үземнең туган авылымны бик яратам, күңелемне бетмәс –төкәнмәс горурлык хисе били. Киләчәктә дә авылыбызның сагынып сөйләрлек урыннары бетмәсен, авылыбыз яшәсен иде.

 

Иске Салман төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Инзилә Илнур кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев