Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Сөнкишева Гүзәл: "...Җырларыма кушып җырлыйм сине Иске Салманым..."

Һәр кешенең йөрәгенә якын,җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була.

Минем өчен ул-туган авылым Иске Салман.

Татарстанда урнашкан иң матур төбәкне күрәсегез килсә, безнең Иске Салман авылына килегез.Туган авылын, туган җирен сагынмаган, яратмаган кешеләр юктыр ул, мөгаен.Яшьлекләрендә авылын ташлап, чит җирләргә киткән кешеләр дә, олыгая-олыгая,туган җирләрен,туган туфракны сагыналар.Ә кайберләре туган якка багышлап шигырьләр, җырлар иҗат итә башлыйлар.Казан шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Сания апа Галимова да “Иске Салманым “ шигырендә туган авылны ничек сагынуы турында яза:

“...Әй ,авылым,кая китте

Минем яшьлек елларым?!

Җырларыма кушып җырлыйм

Сине Иске Салманым...”

Җир йөзендә төрле җирләр, төрле авыллар бар.Бер авыл-тырыш, уңган кешеләре белән, икенчесе-тәмле сулы чишмәләре , өченчесе –болын-кырлары белән дан тота.Ә минем туган авылым Иске Салман шуларның барысы белән дә танылган.

Мин туган авылымны бик тә яратам, аның белән горурланам.Яратмаслык та түгел шул туган авылым!Минемчә, ул бөтен дөньяда бер генә, тик бер генә!Авылымның тирә-ягын матур чәчәкләргә, җиләкләргә бай булган болынлыклар, урманнар кочаклап алган.Талгын җил искәндә,болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмыйсың.Нинди генә матур чәчәкләр, матур төсләр юк анда!Әнә шул болын өстеннән иртән әкрен генә кояш күтәрелә.Күтәрелә дә , илаһи нурларын, бөтен яктылыгын , җылылыгын авылга сибә.

Кая гына барсам да, нинди генә матур төбәкләрне күрсәм дә, мин үземнең туган авылымны сагынып кайтам.Анда мине газиз әти-әнием, туганнарым, дусларым, туган йортым, туган як табигате кочагында үткән бәхетле балачагым көтә...Язмыш мине кая гына ташласа да, мине мәңгегә авылым белән күренми торган җепләр бәйләячәк.

Яратам, бик яратам сине, газиз туган авылым!

 

Иске Салман төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сөнкишева Гүзәл Ринат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев