Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Закирова Илсинә. Минем туган авылым - Татар Борнае авылы

Туган авыл! Күңелләргә иң якын һәм кадерле ул!

Безнең һәрберебезнең туган йорты, шул йорт урнашкан кадерле туган авылы бар.

Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган авылга мәхәббәт хисе уята.

Минем туган авылым - Әлки районының Татар Борнае авылы. Ул табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Мин чын күңелемнән туган авылымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Авылдагы матурлыкның чиге юк! Үзенең болыннары, басулары, кырлары белән җәлеп итә. Борнай авылын бер яктан урманнар, икенче яктан тезелеп киткән биш күл, җиләк-җимешкә бай матур калкулыклар чорнап алган. Авылдан ерак түгел наратлык бар. Ул үзенең матурлыгы, җәен-көзен гомбәләре белән халыкны зенә тарта. Аннан ерак түгел, матур бакча урнашкан. Алма бакчасы диләр аны. Кая гына барсак та, шул матурлыкны берни дә алмаштыра алмый. Аның һәр сукмагы күңелгә якын.

Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзеңне ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч матур гүзәллек! Иртәнге кояш күтәрелгәндә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Авылым, әкияти манзара эчендәге кебек.

Авыл яныннан бик матур Атасу елгасы ага. Суы артык тирән булмаса да, анда балык бик күп. Шулай ук чишмәләре дә бар. Тәмле чишмә суын эчеп тә туя торган түгел. Авыл халкы шул чишмәдән су ташый.

Авыл уртасында – иман йорты – “Миннәсхәт” мәчете урнашкан. Мәчетебез бик зур, бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора. Ул бервакытта да буш булмый. Бигрәк тә җомга көнне. Авыл халкы монда намаз укырга килә. Кичен аннан моңлы азан тавышы ишетелә. Авылда тагын кибет, мәктәп, балалар бакчасы һәм медпункт бар. Авылымның халкы да кешелекле, инсафлы һәм ярдәмчел. Авылымда үз эшен сөйгән хезмәт кешеләре яши.

Мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен бик яратам. Яратмаслык та түгел шул... Авылымның матурлыгын сөйләп тә бетерерлек түгел.

Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!

 

Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Закирова Илсинә Фәнис кызы, 11 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев