Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Наилә АЛИМОВА)

Ачлыктан, салкыннан коткардылар Минем дә кәҗә белән бәйле онытылмас балачак хатирәләрен язып үтәсем килә. Сугыш еллары, авыр заманнар. Әтиебез фронттан кайтмады. Без бер әнигә биш бала җыелып калдык. Ни ашарыбызга юк, ни кияребезгә юк. Халкыбыз гомер-гомергә асраган кәҗә белән сарык шул авыр вакытларда безне ачлыктан һәм салкыннан саклап калдылар. Безнең...

Ачлыктан, салкыннан коткардылар

Минем дә кәҗә белән бәйле онытылмас балачак хатирәләрен язып үтәсем килә.
Сугыш еллары, авыр заманнар. Әтиебез фронттан кайтмады. Без бер әнигә биш бала җыелып калдык. Ни ашарыбызга юк, ни кияребезгә юк. Халкыбыз гомер-гомергә асраган кәҗә белән сарык шул авыр вакытларда безне ачлыктан һәм салкыннан саклап калдылар.
Безнең бер кәҗәбез, ике сарыгыбыз бар иде. Әни шул кәҗәбезне саугач та, ачка үлмәсеннәр балалар, дип, берәр чәшке сөтен эчерә иде. Бар ашаганыбыз черек бәрәңге, алабута күмәчләре була иде бит. Ипине күршеләрдә генә күрә идек. Йокларга ятканда асларыбызга кәҗә һәм сарык тиреләре җәеп ята идек. Өстебезгә әни үзе суккан чүпрәк җәймә яба иде. Әниебез бар эшкә дә оста кеше иде.
Менә укырга керер вакыт җитте. Аска җәя торган кәҗә тиресеннән әни мәктәпкә киеп барырга тун текте. Иске чүпрәкләрдән сырып аягыма бурки әмәлләде. Сары кәҗә тунымны киеп, якасын торгызып, аягыма әни ясап биргән чабатаны киеп, култыгыма абыем Камил ясап биргән агач сумкамны кыстырып мәктәпкә китә идем. Ничә ел кидем мин ул сары тунымны. Андый тун миндә генә иде. Шуларның барысы өчен дә кәҗәгә дә, сарыкка да рәхмәтем зур минем.
Якынлашып килүче 2015 ел - Кәҗә белән Сарык елында Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә тулы исәнлек-саулык, бәхетле гомерләр бирсен иде. Илгә-көнгә, гаиләләребезгә, дөньяга иминлек-тынычлык, барлык-муллык насыйп итсен, амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев