Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Зилә САФИУЛЛИНА)

Бәрәнегез табылдымы? Бу 1981 елда, август аенда булган хәл. Кич көтү керә, халык көтү каршылый. Шулай беркөнне сарык бәрәне адашып, кайтмыйча калды. Мин бәрәнне эзләп киттем, әмма шактый гына йөреп тә таба алмадым. Өйгә кайтып киләм, күрше Нургали абый белән хатыны Илалия апа турларында утыралар. Исәнләшеп хәлләр сорашкач, минем кайдан...

Бәрәнегез табылдымы?

Бу 1981 елда, август аенда булган хәл. Кич көтү керә, халык көтү каршылый. Шулай беркөнне сарык бәрәне адашып, кайтмыйча калды. Мин бәрәнне эзләп киттем, әмма шактый гына йөреп тә таба алмадым. Өйгә кайтып киләм, күрше Нургали абый белән хатыны Илалия апа турларында утыралар. Исәнләшеп хәлләр сорашкач, минем кайдан кайтуым белән кызыксындылар.

-Бәрән эзләп кайтуым,-дидем.

Нургали абый әйтә:

-Әле менә хәзер генә Җәмил абыең кайтып үтте, бездә ят бәрән бар, диде.

Мин шул сүз белән түбән очка Җәмил абыйларга төшеп киттем. Йортларына керсәм хатыны Рафидә апа маллар ябып йөри. Бәрән эзләп килүемне әйткәч, Рафидә апа ят бәрәннәр юклыгын әйтте. Мин кире өйгә кайтып киттем. Бәрән бу көнне табылмады?

Икенче көнне эштән кайтып киләм, күрше Нургали абый койма тота.

-Нәрсә, бәрәнегез табылдымы,-ди.

-Юк,-дим.

Ул башын чайкый-чайкый көлә башлады. Көлеп туйгач, Җәмил абыйларның кушаматы Бәрән икәнлеген әйтте.

Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап, үзем дә бик көлдем Өйгә кайткач бу хәлне сөйләдем, күрше абыйның шаяртуыннан көлдек. Ә бәрәнне икенче көнне башка урамда яшәүче Кәҗә Әхәтләреннән табып алып кайттым.

Нургали, Җәмил, Әхәт абыйлар, Илалия апа инде мәрхүмнәр, урыннары оҗмахта булсын.

Үргәгар авылында 34 ел гомер кичереп, кешеләрнең кушаматларын 10 бармагым кебек беләи. Гомумән, Үргәгарда хайван кушаматы тагылган кешеләр шактый: Бозау, Үгез, Әтәч һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев