Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Минзифа МӨХӘММӘТШИНА)

Горур хайван Мин гороскоп буенча Кәҗә елында туганмын. Шуңа да Яңа елга зур өметләр баглыйм. Кәҗә "үз кешесенә" начарлык китермәс бит инде! Кәҗә - тыныч холыклы хайван. Шул ук вакытта бик горур да икән әле. Миңа моның шаһиты булырга туры килде. Элеккеге күршебез кәҗә асрый иде. Көннәрдән бер көнне мин...

Горур хайван
Мин гороскоп буенча Кәҗә елында туганмын. Шуңа да Яңа елга зур өметләр баглыйм. Кәҗә "үз кешесенә" начарлык китермәс бит инде!
Кәҗә - тыныч холыклы хайван. Шул ук вакытта бик горур да икән әле. Миңа моның шаһиты булырга туры килде.
Элеккеге күршебез кәҗә асрый иде. Көннәрдән бер көнне мин күрше кәҗәсе белән якыннан "аралаштым". Җәй көне булды бу хәл. Печәннәр кышка хәзерләнеп лапас өстенә өелеп куелган иде инде. Ял көне кухняда нидер эшләп йөргәндә күзем тәрәзәгә төште. Ә анда исә шундый күренешкә тап булдым: күршенең кәҗәсе утын өеме өстенә менеп баскан да, сузылып, безнең лапас өстендәге печәнне ашап ята. Карап тордым-тордым да йортка чыгып кәҗәне куып төшерергә уйладым. Баштан кәҗәне кычкырып кына куркытырга булдым. "Нуль внимания". Шуннан кулыма чыбык алып кәҗәнең ике мөгез арасына суктым. Кәҗә башын аска иде. Ә мин исә шундый куркындым! "Бер уч печән өчен күрше кәҗәсен харап иттем", дип уйладым. Бераздан кәҗә башын югары күтәрде. Минем якка горур гына караш ташлады да, берни булмагандай, кабат печән ашарга тотынды. Кәҗәнең үз-үзен тотышы җен ачуларымны чыгарды. Түзмәдем: кабат кәҗәгә суктым. Кәҗә тагын башын аска иде. Мин "ник суктым инде" дип кабат үкендем. Бу "сеанс" берничә тапкыр кабатланды. Кәҗәне җиңә алмаячагымны аңлагач кына өйгә кереп киттем. Кәҗә исә горур кыяфәттә ашавын дәвам итте.
Аннан бирле бик күп еллар үтсә дә, печән өчен кәҗә белән "сөзешкәнемне" җае чыкканда әле дә көлеп искә алгалыйбыз. Хикмәт печәндәмени?! Хикмәт характерлар охшашлыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев