Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Гөлсем СИНГАТУЛЛИНА)

Җиңел кулдан - бай үрчем Җылы яклардан Татарстанга, авылга күченеп кайткан ел. Үзбәкстанда тавыктан гайре бүтән кош-корт, мал-туар асраганыбыз булмады. Авылга кайткан җәйдә үк әти-әни буаз сыер, тавык-чеби сатып алдылар, сарык үрчетергә ниятләделәр. Түбән очта яшәүче бер марҗа ападан нәселгә дип күптән түгел генә ике бәти бәрәнләгән Машка кушаматлы сарык...

Җиңел кулдан - бай үрчем

Җылы яклардан Татарстанга, авылга күченеп кайткан ел. Үзбәкстанда тавыктан гайре бүтән кош-корт, мал-туар асраганыбыз булмады. Авылга кайткан җәйдә үк әти-әни буаз сыер, тавык-чеби сатып алдылар, сарык үрчетергә ниятләделәр.

Түбән очта яшәүче бер марҗа ападан нәселгә дип күптән түгел генә ике бәти бәрәнләгән Машка кушаматлы сарык сатып алдылар. Бәтиләре шулкадәр матур, тыпыр-тыпыр сикереп уйнап йөриләр. Без балалар биһуш булып шуларны күзәтеп торабыз. Шатлыгыбыз чиксез иде безнең ул чакта.
Сыерыбызны көтүгә дә куа башладык. Ә сарыгыбызны, бәтиләре бөтенләй бәләкәй булганлыктан, күпмедер вакыт йортта асрарга карар кылдылар әти белән әни.
Арттагы бәрәңге бакчасыннан йолкып ашаткан чүп үләннәре дә бетә башлагач (әзерләгән печән исә кышын ашатырга кирәк), сарыгыбызны бәтиләре белән өебездән ерак булмаган тау асты болынына куарга булдык. Олыларның кайсының шундый уй килгәндер башына - сарыкны муеныннан озын бау белән бәйләп алып төшә идек болынга. Бүгенгедәй хәтерлим - әни сарыкны шул бау белән алдан "тартып", ә мин чыбык белән арттан куып барабыз. Янәшәдән ике бәтие йөгереп бара. Күрәсең, качсалар эзләп йөрергә туры килер, дип бәйгә куйганнардыр инде сарыкны.
Кичләрен без, егетләр-кызлар, клубка чыгабыз, җырлап-биеп күңел ачабыз. Бу кичне дә шулай көлешеп-шаярып кайттык клубтан. Озата кайткан егет белән капка төбендә сөйләшеп торабыз. Теге шунда сорап куймасынмы:
-Нишләп сез бүген сарыкны бәйләп куып бара идегез? Әллә сездә, җылы якларда, шулай эшлиләрме?-ди.
Ни әйтергә дә белмәдем. Югыйсә дөрестән дә, еракка китәме инде сарык бәләкәй бәтиләре белән?!
Боларга өстәп тагын шуны әйтәсе килә: кулы бигрәк җиңел булды марҗа апаның. Мең рәхмәтләр аңа. Шул Машка атлы сарыктан үрчегән бәрәннәр күпләп үсеп, безнең гаиләне итле дә, йонлы да итте.
Ә тормышка чыгып, сарык асрау нияте тугач, һаман шул Надя апага (урыны оҗмахта булсын) мөрәҗәгать иттек. Берсүзсез менә-менә бәрәнләргә торган нәселле зур сарыгын ул вакыт өчен бөтенләй юнь бәягә тәкъдим итте. Хәтеремдә, күпмедер акча өстәп алып кайттык без сарыкны. Ике теше бәрәннән үрчегән нәсел берзаман 17-20 башка җитте. Рәхәтләндек бөтен туган-тумачаларыбыз белән сарык итенә.
Озын сүзнең кыскасы, якынлашып килүче Сарык һәм Кәҗә елы барлык гаиләләргә саулык, муллык, шатлык, имин һәм бәрәкәтле тормыш китерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев