Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык ( Гөлсинә Мингәрәева)

Үз елым килде Гомер-гомергә янәшәбездә яшәгән, кешегә файда китергән эшчән ат елы да узып китте. Ат кебек эшләсәң генә уңышка ирешеп була, дип елны башлап җибәргән идек, инде Кәҗә (Сарык) елына да аяк бастык. Үткән ел гаиләм, туганнарым, дусларым, танышларым өчен бик әйбәт, уңышлы булды. Ат елында күп кенә якын...

Үз елым килде

Гомер-гомергә янәшәбездә яшәгән, кешегә файда китергән эшчән ат елы да узып китте. Ат кебек эшләсәң генә уңышка ирешеп була, дип елны башлап җибәргән идек, инде Кәҗә (Сарык) елына да аяк бастык.

Үткән ел гаиләм, туганнарым, дусларым, танышларым өчен бик әйбәт, уңышлы булды. Ат елында күп кенә якын кешеләремә уңыш елмайды. Тырыша торгач сеңелләрем яңа фатирлы булды, танышым чит ил машинасы алып җибәрде. Бер туганым өй салып ята. Кәҗә елында яңа өйгә күчәргә ниятли. Абыемның ике нәни кызчыклары - оныклары Ат елының ахырында якты дөньяга аваз салдылар. Уңганнарга, булганнарга Ат елы менә никадәр уңыш, бәхет, шатлык алып килде.

Инде менә иске елны озатып, якты хисләр, зур өметләр белән Яңа елны каршы алдык. Кәҗә (Сарык) елын мин үтә дә бер дулкынланып көтеп алдым. Чөнки үзем дә Кәҗә елында туганмын. Сарык белән кәҗә кебек басынкы холыклы, тыныч, шау-шу яратмый торган кеше мин. Ялганны, икейөзлелекне, ясалма елмаюларны җенем сөйми. Кәҗә елында туганлыктан, бу ел үзем һәм гаиләм өчен шатлык-сөенечләргә бай, уңышлы ел булыр дип ниятлим.

Кәҗә (Сарык) елы бу маллар кебек тыныч, тотрыклы, мул уңышлы, итле-сөтле ел булсын иде. Илебездә тынычлык хөкем сөрсен, һәр туган таңыбыз якты, имин, күк йөзебез аяз булсын, сугышлар чыкмасын иде. Күңелләребез изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре белән тулып торсын. Авыру-сырхаудан тилмереп яткан сабыйларга рухи һәм матди ярдәм күрсәтик, хәлдән килгәнчә булышыйк. Урын өстендә ятучы авырулар үз аяклары белән мамыктай ак карга басып, аның йомшаклыгын, шыгырдавын тойсыннар, саулыкның нинди олы бәхет икәненә сөенсеннәр, ятим балалар әти-әниле булып, гаилә җылысын, назын күреп үссеннәр иде. Тирә-юньдәгеләргә изгелек кылыйк, мәрхәмәтлерәк булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев