Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык. (Гөлсинә Мингәрәева)

Итле дә, итекле дә итә Әле менә газетада Ф.Мәхмүтовның "Тамак нишләтми" дигән кызыклы мәкаләсе басылды, ул да булса кәҗә турында. Сарык хакында нәрсә язасың, мескенкәем, ул алдына ни куйсаң, шуны ашый. Кәҗә кебек нәфесен сузып тирә-як бакчаларга "биләмгә" чыгып китми. Элек бит шәхси хуҗалыкларда сарыкларны 20-30 баштан да ким асрамадылар....

Итле дә, итекле дә итә

Әле менә газетада Ф.Мәхмүтовның "Тамак нишләтми" дигән кызыклы мәкаләсе басылды, ул да булса кәҗә турында. Сарык хакында нәрсә язасың, мескенкәем, ул алдына ни куйсаң, шуны ашый. Кәҗә кебек нәфесен сузып тирә-як бакчаларга "биләмгә" чыгып китми.

Элек бит шәхси хуҗалыкларда сарыкларны 20-30 баштан да ким асрамадылар. Авылда хәтта аерым сарык көтүе бар иде. Җәй айларында ит беткән саен сарык чалалар, итен тәмлеткечләр белән киптереп ыслыйлар, уңган хуҗабикәләр сарык эчәге дип тормый иде, тутырма тутырып туган-тумачаны, күрше-күләнне җыеп кунак та итәләр иде. Яз-көз айларында сарык "кырку" өмәләре һәр йортта диярлек уздырылды. Оста сарык өсте алучыларны чакыралар - бу 5-6 хатын-кыздан торган бригада. Кардада шул хатын-кызлар ярты сәгать эчендә бер сарыкның йонын "салдырып"та алалар. Көзге йон белән язгы йонны беркайчан бутамыйлар. Язгысы сыйфатлырак санала, ул җылы, йомшак бияләй-оекбашлар бәйләүгә тотыла. Ә көзге йон икенче сортлы булып, киез итек басучыга дип аталана. Авыл халкы шулай көн күрә бит инде.

Берсендә шулай мин бәләкәй чакта бер сарыгыбыз өч бәрән китерде. Ә ике көн үткәч авырып китте дә якты дөнья белән хушлашты малкай. Бәтиләрен сыер сөте эчереп үстердек. Шуның берсе бөтенләй кулга ияләште бит. Кышкы суык көн иде, без энем белән кулга ияләшкән бәрәнне өйгә алып кердек. Үзебез дә балалар бит, бәрән безнең белән куышып, ду китереп диваннан караватка сикереп уйный. Ә инде ашыйсы килеп кычкыра башласа, шешәгә сөт тутырып имезә идек. Уеннан арган бәрәнебез диванга сузылып ятып йоклый иде. Әниләреннән тууга ятим калган бу өч бәтине без шулай иркәләп, сөеп, сыер сөте белән тукландырып үстердек. Менә шундый хәлләр…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев