Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Инзилә НУРИӘХМӘТОВА)

    Кәҗә кышлаган Безнең авылда кәҗә асраучылар бик күп түгел. Булса бер өч кешедә. Шуның берсе - безнең күрше Сәлимә апа. Аның бик тә сөтле кәҗәсе бар. Ул аны яратып Маруся дип йөртә. Кәҗәләре барысы бергә 5 баш. Ул аларны яз җитү белән болынга куа. Кәҗәләр шунда әкрен генә ашап, көн...

    Кәҗә кышлаган
    Безнең авылда кәҗә асраучылар бик күп түгел. Булса бер өч кешедә. Шуның берсе - безнең күрше Сәлимә апа. Аның бик тә сөтле кәҗәсе бар. Ул аны яратып Маруся дип йөртә. Кәҗәләре барысы бергә 5 баш. Ул аларны яз җитү белән болынга куа. Кәҗәләр шунда әкрен генә ашап, көн үткәреп йөриләр. Кич җиткәч үзләре хуҗабикәләренә кайта иделәр.
    Гадәттәгечә, ул көнне дә Сәлимә апа кәҗәләрен болынга куа. Кич ни күрсен, сөтлебикәсе Маруся әйләнеп кайтмаган. Без күрше-күлән барыбыз да җыелышып кәҗә эзләргә чыктык. Әмма күпме йөрсәк тә таба алмадык. Сәлимә апа бик борчылды. Кәҗәсенә бик нык ияләнеп беткән иде бит инде ул. "Маруся!" дип дәшүгә, әллә каян килеп җитә торган иде. Ә бүген кайтмады…
    Шулай итеп салкын көз дә, буранлы кыш та үтеп китте. Яз җиткәч, тракторчы Ленар абый басу сукаларга чыкты.
    -Тракторымда барам шулай. Күзем төште: басу уртасындагы зур печән кибәне янында ниндидер ак әйберләр йөгерешә,-дип сөйләде соңыннан Ленар абый. -Якынрак килеп карасам, ни күрим: ике кәҗә бәтие йөгереп йөри, яннарында әнкәләре дә бар. Карале, Маруся ич бу, дип, Сәлимә апаның югалган кәҗәсен танып алдым шунда.
    Ә кәҗә тәмам кыргыйланган, кешедән курка, читләшә икән. Эштән кайту белән Сәлимә апага йөгереп керә Ленар абый. Алар бергә басуга, кәҗә янына киттеләр. Килеп җитүгә кәҗә хуҗабикәсен танып ала, Сәлимә апа янына йөгереп килеп, мә-мә-мә дип сәламли.
    Кәҗәнең ничек анда килеп эләгүе һәм ни рәвешле кыш чыгуы билгесез. Мөгаен, этләр куркытып, иптәшләреннән аерылып киткән булгандыр. Бу хәл бөтен кешене шаккатырды. Авыл халкы шуннан соң әлеге басуга "Кәҗә кышлаган" дип исем бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: