Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Магдалина РЫЖКОВА)

Исерекне хайван да яратмый Газетада кәҗә һәм сарык турындагы язмаларны укыдым да, үзем дә балачак хатирәләреннән бер хикәят язып җибәрергә уйладым. Безгә күршеләребез - апалы-сеңелле Нина әби белән Аня әби кереп йөриләр иде. Ни кызганыч, алар инде хәзер арабызда юк. Әмма Нина әби сөйләгән хәл һаман күңелдә саклана. Күршеләребез бик...

Исерекне хайван да яратмый
Газетада кәҗә һәм сарык турындагы язмаларны укыдым да, үзем дә балачак хатирәләреннән бер хикәят язып җибәрергә уйладым.
Безгә күршеләребез - апалы-сеңелле Нина әби белән Аня әби кереп йөриләр иде. Ни кызганыч, алар инде хәзер арабызда юк. Әмма Нина әби сөйләгән хәл һаман күңелдә саклана.
Күршеләребез бик күп терлек асрыйлар иде. Хуҗалыкларында гаиләне "туендыручы" - сыер да, сарыклар, зур тәкә дә, кош-корт та бар иде. Берсендә Аня әбинең улы Коля абый эштән салмыш хәлдә кайта. Әнисе моның өчен аны орышып ташлый. Әйткәләшә-әйткәләшә болар ишегалдына чыгалар. Коля абый аклана, коллектив белән бер хезмәттәшебезнең туган көнен билгеләп үткән идек, ди. Аня әби исә тынычлана алмый, эчеп кайтканы өчен улын әрләвен дәвам итә.
Ишегалдында йөргән тәкә бу хәлне күзәтеп тора-тора да, үзе дә, күрәсең, ызгышка катнашырга карар кыла. Коля дәдәй бу вакытта болдырда утыра. Аня әби дә, эшләрен төгәлләп, аның каршына бүрәнәгә чүгәли. Ситуациянең асылын аңлаган тәкә, Коля дәдәй янына килеп, янтавына бик каты сөзеп җибәрә. Артык чәркәдән болай да йомшарган ир егылып ук китә. Торып утырса, ни күрсен: тәкә Аня әби янына килгән дә, арткы аякларына басып, бер алгы аягын әбинең иңенә куйган. Янәсе, ул әби яклы. Аня әби дә бу хәлдән аптырап кала. Ул тәкәне сыйпап куя, ә улын тагын бераз әрләп ала. Ә тәкә хуҗабикә яныннан читкәрәк китә дә, Коля дәдәйгә бик өнәмичә карап тора һәм чабып килеп тагын сөзеп җибәрә. Әби тәкәне мактап ала һәм халат кесәсеннән ипи кисәге алып сыйлый. Үзенең гамәлен хуплауларын аңлап, хайван хуҗабикәнең улына нәфрәтле караш ташлый һәм кабат һөҗүмгә әзерләнә. Әмма бу юлы инде Коля дәдәй "дошманы" белән бәрелешмәүне кулайрак күрә һәм тизрәк өйгә кереп качу ягын карый.
Шушы хәлдән соң Коля абый инде салмыш хәлдә тәкәнең күзенә чалынмаска тырыша. Чөнки тәкә бит - ишегалдының хуҗасы һәм киң күңелле хуҗабикәләрнең яклаучысы.
Без тәкә турындагы бу хикәятне исебез китеп тыңлаган идек. Хайваннар, күрәсең, кешеләр сөйләмен аңлыйлар. Без генә аларның телен белмибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев