Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Олеся КУРОЧКИНА)

Ерактан әйләнеп узам Миңа ул чагында биш кенә яшь иде. Әмма кәҗә белән әлеге очрашуым һич онытылмый. Дөрес, моны беренче очрашу дип әйтеп булмый. Без дус кызым белән урамга уйнарга чыгып ул кәҗәне күргән саен аны үртәми калмый идек. Бу ап-ак төстәге зур матур кәҗә иде. Ул безнең арттан йөгерә,...

Ерактан әйләнеп узам

Миңа ул чагында биш кенә яшь иде. Әмма кәҗә белән әлеге очрашуым һич онытылмый. Дөрес, моны беренче очрашу дип әйтеп булмый. Без дус кызым белән урамга уйнарга чыгып ул кәҗәне күргән саен аны үртәми калмый идек. Бу ап-ак төстәге зур матур кәҗә иде. Ул безнең арттан йөгерә, һәм бу безгә бик ошый иде. Ә кәҗәне үртәгәндә без саклык чараларын күрәбез: өебездән ерак китмичә, капка тирәсендә генә торып кәҗәнең ачуын чыгарабаз. Ул һөҗүм итә калса, капкадан кереп качарга әзер торабыз.

Берсендә шулай гадәттәгечә дустым белән урамга чыктык. Яз көне иде бу. Кар инде эреп беткән, әмма урам юллары әле пычрак. Без резин итекләрдән идек. Юл аша чыктык та, сөйләшә-сөйләшә урам буйлап барабыз, кәҗә турында уйлап та карамыйбыз. Берзаман ни күзебез белән күрик: каршыбызда диярлек койма буенда безнең "дус" басып тора. Бүгенгедәй хәтеремдә: кәҗә, сугышка әзерләнгәндәй, алгы аякларын аерып баскан, мөгезләрен алга чыгарып, башын аска игән, сакалы дерелдәп тора. Күрәсең, безнең якынлашканны көткән бу.
Иптәш кызым каядыр качарга өлгерде. Ә мин өлгерми дә калдым, хәер, яшеренер урын да юк иде. Юл аша үзебезнең өйгә таба чаптым. Әмма юлда бик ябышкак пычрак иде, һәм мин аякларымны ала алмыйча шул балчыкта батып калдым. Әнә шунда кәҗә мине куып җитте дә инде. Арттан шундый китереп төртте, мин әлеге баткаклыктан очып та чыктым. Ә капка төбеннән мине коткарырга әбием йөгерә иде инде. Ул кәҗәне куып җибәрде, мине күтәреп өйгә алып керде. Болдырга баскач кына мин аякларымдагы резин итекләрнең юклыгын күреп алдым. Алар юл уртасында, теге баткак сазда калганнар иде.
Ярый ла, бу хәл шулай исән-имин төгәлләнде. Итекләремне пычрак арасыннан табып алып керделәр. Бу очракны искә алган саен, гаиләбез белән рәхәтләнеп көлешәбез. Авылыбыз урамнарында очрап торган кәҗәләр дә әлеге вакыйганы онытырга ирек бирми. Әлеге хәлдән соң мин кәҗәләрдән шүрлим, үртәү түгел, ерактан әйләнеп үтәм аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев