Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Замира АРТЮШКИНА)

Сакалбай эчүдән биздерде Иртә язда Пасха бәйрәмендә була бу хәл. Нык кына бәйрәм итеп, авылыбызның бер ир-егете өенә кайтып килә икән. Тыкрыктан борылып, инде өенә якынлашканда башын күтәреп айга караган бу. Күк йөзе шундый аяз икән. Шунда үзләренең мунча башына күзе төшеп, өне алынып катып калган бу. Мунча морҗасы янында...

Сакалбай эчүдән биздерде

Иртә язда Пасха бәйрәмендә була бу хәл. Нык кына бәйрәм итеп, авылыбызның бер ир-егете өенә кайтып килә икән. Тыкрыктан борылып, инде өенә якынлашканда башын күтәреп айга караган бу. Күк йөзе шундый аяз икән. Шунда үзләренең мунча башына күзе төшеп, өне алынып катып калган бу. Мунча морҗасы янында җен утыра икән. "Күбрәк эчелгән, инде җеннәр күзгә күренә, тфү-тфү",-дип белгән догаларын укый теге. Яңадан башын күтәреп караса - һаман тегендә җен утыра, туп-туры моңа карап тора.
Инде нишләргә? Үзе эченнән догалар укый, үзе капкага таба авыша. Кайчандыр ишеткәнен исенә төшереп, сүгенә башлый бу. Тавышка хатыны йөгереп чыга:
-Син нәрсә исереп кайттың, әле сүгенеп тә торасың?
Ире мунча башына төртеп күрсәтә, җен утыра, ди.
-Нинди җен булсын, безнең кәҗә ул. Әбәт вакытында ук шунда менгән иде. Үзе төшми, мин дә куып төшерә алмадым.
Хуҗа кеше ачуланып, гарьләнеп кәҗәне мунча башыннан куып төшерә. Шуннан бирле ул бөтенләй эчүен ташлады. Кыстаучыларга да җавабы бер - җитәр, күземә кәҗәле җеннәр күренгәнче эчтем, ди. Ә хатыны сөенеп туя алмый.
Яңа ел белән, кадерле газета укучылар! Бәхет, сәламәтлек сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев